Беренче тапкыр халыкара юридик форумы Татарстан Республикасының башкаласында, Казанда үтәчәк, анда бөтен илдән корпоратив юристлар, топ-менеджерлар, консультантлар һәм дәүләт хакимият органнары вәкилләре җыелачак. Алар хокук һәм икътисад өлкәсендә соңгы яңалыклар белән алмашалар, инвестицион хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләшәләр һәм мәдәни һәм экскурсион программада рәхәт табалар.
Forbes соңгы мәгълүматы буенча башка илләр белән чагыштырганда чит ил портфель инвестицияләрнең зур агымы Россиядә күренә? Кытай, Һиндстан, Бразилия һәм Мексикадан күбрәк. Россия активлары белән кызыксыну нефтькә хакларның ныгуы, Россия һәм Көнбатыш арасында мөнәсәбәтләрнең җылынуы белән сәбәпләнгән. Бу шартларда Россия регионнарында булган сәнәгый активлар һәм ресурслар турында мәгълүмат аерым мөһимлекне ала. Россия регионнары арасында инвестицион климат буенча лидер өч ел буе Татарстан Республикасы булып тора.
Форумда Татарстанның югары җитәкчелеге, төп юридик компанияләрнең җитәкчеләре, алда баручы Россия һәм чит ил юридик фирмалар вәкилләре катнашуы белән “Хокук икътисади үсешнең төп факторы буларак” пленар утырышы узачак.
Пленар утырыш белән бергә 35 сессия, түгәрәк өстәл һәм брифинг үткәрергә планлаштырыла. Темалар арасында:
Kazan Legal 2017 хокук өлкәсендә яңалыклар һәм тенденцияләр турында сөйләчәк, иң яхшы Россия, ЕБ, АКШ һәм Азия юристлары белән фикер алмашырга мөмкинлек бирәчәк, бизнес, консультантлар һәм хакимият арасында диалог өчен мәйданга әйләнәчәк. Катнашучылар арасында: АБ «Егоров, Пугинский, Афанасьев и партнеры» Партнерлар комитеты рәисе Дмитрий Афанасьев, Россиянең монополиягә каршы Федераль хезмәте җитәкчесе Игорь Артемьев, Хөкемлек эффективлыгы буенча Европа комиссиясе рәисе Георг Штава, Эшмәкәрләрнең хокукларын саклау буенча РФ Президенты карамагындагы Вәкаләтле Борис Титов, Россия Юристлар Ассоциациясе Идарәсе рәисе Владимир Груздев, «ЭССЕН Продакшн АГ» генераль директоры Леонид Барышев, «МТС» ААҖ корпоратив һәм хокук сораулар буенча вице-президент Руслан Ибрагимов, «Росгеология» генераль директор урынбасары Михаил Казанцев, ГК «Росводоканал» хокук сораулары буенча директор Дмитрий Тимофеев, «Сколково» фондының административ һәм хокук сораулар буенча вице-президент Николай Аверченко, «ТМК» ААҖ хокук сораулары буенча Генераль директор Андрей Зимин, RPC рәисе (Великобритания, Гонконг, Сингапур) Руперт Босволл, Hengeller Mueller (Германия) партнеры Кристиан Шмис, Macfarlanes (Великобритания) партнеры Джеймс Поппервелл, Boies Schiller Flexner LLP (Великобритания) партнеры Мэтью Гетц, Magnusson (Швеция) баш партнеры Пер Магнуссон, WOLF THEISS (Австрия) партнеры Клеменс Троттенберг, Shardul Amarchand Mangaldas&Co (Һиндстан) бәхәсләрне хәл итү практикасында партнер Риту Балла, «ЮГ» идарә партнеры Юрий Пустовит.
Катнашучылар яңа халыкара контактларны урнаштыра, эшлекле партнерларны таба, озак вакытлы хезмәттәшлек һәм инвестицион проектларны үстерү өчен мөмкинлекләр өйрәнә, шулай ук күренекле урыннар һәм регионның иң кызыклы һәм борынгы шәһәрләрнең яңа инфраструктура казанышлары белән таныша алалар.
Иң абруйлы һәм авторитетлы Россия һәм чит ил корпоратив юристлар һәм топ-менеджерлар, алда баручы юридик фирмалар җитәкчеләре һәм партнерлары һәм дәүләт хакимият органнар вәкилләренең чыгышлары планлаштырыла.
Чарада 1000 делегат катнашачак:
35 дәүләт (Австрия, Әзербайҗан, Беларусь, Бельгия, Великобритания, Венгрия, Германия, Һиндстан, Индонезия, Иран, Казакъстан, Кипр, Кытай, Латвия, Литва, Малайзия, Нигерия, БГЭ, Пакистан, Панама, Польша, Ботсвана Республикасы, Россия, Румыния, АКШ, Тунис, Төркменистан, Төркия, Үзбәкстан, Украина, Франция, Чехия, Швейцария, Швеция, Эстония);
Россиянең 35 регион вәкилләре (Владимир, Вологда, Воронеж, Киров, Кызыл Яр, Курск, Магадан, Мәскәү, Мурманск, Түбән Новгорд, Новосибирск, Омск, Оренбург, Пенза, Пермь өлкәләре, Хабаровск, Диңгез буе крае, Башкортстан, Коми, Марий Эл, Мордовия, Удмуртия республикалары, Ростов, Самара, Саратов, Сахалин, Свердловск, Смоленск, Тверь, Томск, Ульяновск, Челябинск өлкәләре, Чечен Республикасы, Чуваш Республикасы, Ярославль өлкәсе).
Оештыручылар: Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы, Хөкүмәт ярдәме белән «Егоров, Пугинский, Афанасьев и партнёры» Адвокат бюросы
Спонсорлар: Антипин нефть эшкәртү заводы, «Фортум» ААҖ Россия энергетик компаниясе, Thomson Reuters, Kroll Халыкара тикшерүләр агентлыгы, Клири Готтлиб Стин энд Гамильтон (АКШ) юридик фирмасы, Akin Gump халыкара юридик фирмасы, TIKIT юристлар өчен IT чишелешләрне уйлап табучы компания (Франция), FTS мәгълүмат белән идарә итү өлкәсендә халыкара консалтинг компаниясе, Сакнур, Транстехсервис (автопартнёр BMW), Татспиртпром.
Партнерлар: Казан (Идел буе) федераль универститеты, Интеллектуаль милек буенча Федераль хезмәт (Роспатент), Эшмәкәрләрнең хокукларын саклау буенча РФ Президенты карамагындагы вәкәләтле, Россия юристлары Ассоциациясе, Рус-Азия Юридик Ассоциациясе, Арбитраж Ассоциациясе (РАА), ICC Russia – Халыкара сәүдә палатасының Россия милли комитеты.
14 сентябрь
Башлангыч көн
15 сентябрь
Төп көн
16 сентябрь
Экскурсия көне
Журналистларны регистрацияләү: +7(843)570-40-01 (1315) яисә info@kazansummit.ru, контактлар өчен шәхес: Яруллина Алина Ильдар кызы, моб. +79991559039.