Яңа җитештерүгә старт бирәбез

2017 елның 13 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина «Драйлок Текнолоджиз» заводын ачышында катнашты. Ачыш церемониясе Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы белән узды.

Drylock Technologies Бельгия компаниясе “Алабуга”да 40 миллион евро хакындагы гигиена әйберләрен җитештерү буенча заводны башлап җибәрде. Җитештерүнең бердәм күәте айга 140 млн продукция тәшкил итәчәк. Заводның проектлы күәтенә керү вакытыннан сату базарын БДБ илләренә киңәйтергә планлаштырыла.

Соңрак Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе даими әгъза рәвешендә “Алабуга” МИЗ күзәтү советының утырышында катнашачак.

«Драйлок Текнолоджиз» ААҖ - Drylock Technologies Бельгия компаниясенең бүлендек эшханәсе. Эшханә “Алабуга” МИЗ резиденты статусын 2013 елның мартында алды. 2013 елның өченче кварталыннан 2014 елның өченче кварталына кадәр җир участогын әзерләү буенча эшләр үткәрелде, фундамент эшләре тәмамланды. 2014 елның азагыннан завод төзелеше финанслау белән авырлыклар булганга күрә тукталды. Татарстанда завод төзелешен яңадан башлап җибәрү турында 2015 елның июлендә компания җитәкчелеге карар итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International