Инвестор Татарстанны сайлый

2017 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

2017 елның азагында “Алабуга” МИЗ территориясендә баш офисы Коламбус (АКШ) шәһәрендә урнашкан Allied Mineral Products Rus Америка компаниясенең утка чыдам материалларны җитештерүне башлап җибәрүгә әзерләнә. Татарстанда Allied Mineral Products Rus компаниясенең инвестицион проекты формалы утка чыдам материалларны җитештерүне оештырачак.

Башта Америка компаниясе Татарстан чималын кулланырга планлаштырды, җитештерү өчен мәйдан башка регионда сайланды, әмма Инвестицион үсеш агентлыгы вәкилләре белән очрашудан һәм инвестицияләү буенча табышлы вариантлардан соң, компания җитәкчелеге Татарстанда үз җитештерүен урнаштырырга карар итте.

Хәзерге моментка компаниянең дөньяда 12 җитештерү мәйданы урнашкан. Компания продукциясе 100 илдә сатыла. Компания монолит футеровка һәм формалы утка чыдам материалларны җитештерү һәм проектлау өлкәсендә дөнья лидерларның берсе булып тора. Компаниянең сатулар күләме 2015 елда 200 млн. доллар тәшкил итте.

“Алабуга” МИЗда утка чыдам материалларны җитештерүнең планлаштырылган күләме беренче этапта елга 2400 тонн продукция тәшкил итәчәк, беренче этапта проектка инвестицияләр күләме 845 млн. сум тәшкил итәчәк. Яңа җитештерү 30 квалификацияле кадрны җәлеп итергә планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International