Россиядән бердәнбер делегат Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина булды. ТР ИҮА җитәкчесе G20 лидерлары өчен тәкъдимнәрне эшләп чыгаруда катнашты.
Талия Миңнуллина сүзләре буенча киләчәк икътисад таләпләренә туры килү өчен мәгариф системасын тулысынча үзгәртергә кирәк. Технологик прогресс кеше үсешенә тискәре тәэсир итә, бу сәламәтлек саклау өлкәсе өчен каршылыкка әйләнә. Шуның өчен мәгариф һәм сәламәтлек саклау – санлы икътисад белән бәйләнгән ике өлкә.
Мәгариф системасында үзгәрешләр
Форум эшенең берничә көнендә делегатлар киләчәк хезмәт базары перспективалары, халык өчен уңай эш урыннарын һәм мәгариф системасында үзгәрешләрне булдыруда дәүләт роле турында сораулар бирделәр.
G20Y Саммитында катнашучылар бәяләгәнчә, интернетка чиксез керүдән башка җәмгыятьнең тотрыклы үсеш шарты кешеләр арасында ресурсларны эффектив бүлү буып тора.
Булган мәгариф модельләр, укыту программалары һәм методлар киләчәк эш урыннарын булдыру өчен бүтән килешми дип G20Y делегатлары карар иттеләр. Хәзер җәмгыять математик белем, телләрне өйрәнү, хезмәт, мәгълүмати грамоталык һәм программалаштыру, критик уйлай һәм аналитик күнекмәләргә күбрәк көч бирергә тиеш.
Делегатлар фикере буенча, иң баштан балаларны туктаусыз укыту белән тәэмин итергә кирәк. Бу кешеләргә үзгәрүче рольләргә җайлашырга ярдәм итәчәк.
Дөнья проблемаларын чишү
Мәгариф системасында үзгәрешләр рәсми академик, формаль булмаган, техник һәм мәгълүмати әзерләнүне кертергә тиеш. Монда мәгълүмат, финанслар, профессиональ һәм эшлекле хезмәт, җитештерү, төзелеш, мәгариф һәм медицина хезмәте, сәүдә, транспорт һәм коммуналь хезмәт, кунакчыллык өлкәләре керә.
Тәкъдимнәр “Зур егермелек” лидерларының чишелешләре нигезенә ятачак һәм халыкара дәрәҗәдә тормышка ашырырлачак.
Саммитта шулай ук Татарстанның инвестицион потенциалы презентациясе үтте.
G20Y ассоциациясе һәр елны милли компанияләрдә югары дәрәҗәләрне адган якынча 100 делегатны җыя.
7 еллык проект тарихы эчендә саммитта HSBC Holdings, MasterCard, Statoil, SocieteGenerale Group, PepsiCo, ORIX Corporation, FedEx, KPMG, Nestle, ING Group, ENI, Rolls-Royce, Insurance Australia Group, Siemens, Prudential Financial, Total, Intesa Sanpaolo, Airbus, Standard Bank Group, E.ON, Bosch, Bayer AG, EDF, Zurich Insurance Group, PWC, Lufthansa, ENEL, Philips, Deutsche Bank, Royal DSM, Swiss Re, Unilever, Munich Re, Lafarge, Nordea Bank, Mercedes-Benz AG, GDF Suez, Schneider-Electric кеюек компанияләр вәкилләре катнашты.
Эвианда делегатлар җиде континентта эшләделәр: энергетик базарлар, азык-төлек куркынычсызлыгы, глобаль финанс индустрия (банклар), глобаль финанс индустрия (страхование), глобаль демографик тенденцияләр, эш урыннарын булдыру, санлы инновацияләр һәм санлы технологияләргә күчү.
G-20Y саммитының максаты – эшлекле даирәләр өчен генә түгел, бөтен җәмгыять өчен мөһим булган тәкъдимнәр комплексын әзерләү. Аеруча – дәүләт һәм дөнья сәясәтен билгеләүче шәхесләр һәм оешмалар өчен.