Чехия Татарстанны югары технологик җитештерүне урнаштыру урыны буларак саный

2017 елның 29 сентябре, җомга

Чехия компанияләре Татарстанны үз технологик бизнесларны урнаштыру урыны буларак саный. Мәсәлән, Европа оешмаларына нано-, биотехнологияләр һәм ИТ кызык. Моның турында Чехия Республикасы делегациясенең вәкилләре Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчелеге белән очрашуында белдерделәр.

Сөйләшүләр кысаларында Чехия бизнес-даирәләр вәкилләре билгеләгәнчә, аларга яңа технологияләр белән бәйләнгән юнәлешләр иң кызык. Хәзер 60-70% ка кадәр Татарстанһәм Чехиянең икътисади аралашу күләме машина төзелеше, транспорт системалары һәм энергетикага туры килә.

Делегациягә Чехия сәүдә һәм сәнәгать министрының урынбасары Иржи Колиба җитәкләгән Чехия хөкүмәте вәкилләре һәм төрле өлкәләрдәге эшмәкәрләр керде. “алар барысы республиканы җитештерүне урнаштыру урыны буларак өйрәнәләр”, - дип Иржи Колиба әфәнде билгеләде.

Инвесторларга индивидуаль караш

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләгәнчә, республика илнең зур корпорацияләр белән генә түгел, әмма кече һәм урта бизнес белән дә эшләргә әзер. Татарстан һәм Чехия арасында тышкы сәүдә әйләнеш 2017 елның беренче яртыеллыкта 202 млн. доллар тәшкил итте.

“Без Чехия компанияләрен яхшы кабул итергә әзер, без аларга индивидуаль формат карашын тәэмин итәбез. Һәр эшмәкәр өчен республикада эшчәнлекнең үз программасы кирәк. Без эшмәкәрләр белән индивидуаль рәвештә эшләргә әзер, шул вакытта хезмәттәшлекнең эффективлыгы югары дәрәҗәдә сакланачак”, - дип ТР ИҮА җитәкчесе Тали Миңнуллина әйтте.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе кунакларга шулай ук Татарстанның икътисади потенциалын һәм мөмкинлекләрне презентацияләде.

Талия Миңнуллина “Татарстан-2030” республика үсеш стратегиясе турында делегация вәкилләренә сөйләде, аның буенча Татарстанның үзәкләре Казан, Яр Чаллы һәм Әлмәт  булачак – һәр шәһәр аерым икътисад өлкәсен үзендә туплачак.

Казан агломерациясендә төп векторлар мәгариф, ИТ, медицина булачак. Камада – сәнәгать һәм машина төзелеше, Әлмәттә – нефть эшкәртүе. Бу өлкәләргә ориентлашкан компанияләр монда күп өстенлекләр алачаклар дип Талия Миңнуллина билгеләде.

Моннан башка Татарстан Чехия инвесторларын авыл хуҗалыгы, төзелеш материалларын җитештерү, туризм индустриясе һәм кунакчыллык өлкәләрендә эшләү өчен чакыра дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе әйтте.

ТР ИҮА һәм «Чех Трейд» хезмәттәшлеге

«ЧехТрейд» Чехия агентлыгы вәкиле Йилек Штепан хезмәттәшлек буенча адымнар тәкъдим итте. Аның сүзләре буенча дәүләт шулай ук Татарстан белән брдәм җитештерүләрне булдыруда кызыксына.

Казанда кунаклар Татарстан-Чехия бизнес форумында катнаштылар һәм Татарстанның премьер-министры Алексей Песошин белән очрашты. Чехия делегациясе шулай ук Чехия һәм Татарстан арасында сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне координацияләү буенча Бердәм эш группасының утырышында катнашты.

Искә төшерик, 2016 елның апреленнән Татарстан һәм Чехия арасында регуляр һава элемтәсе бара. Czech Airlines авиакомпаниясе алып бара. Ноябрьдә Россиягә Чехия президенты Милош Земан әфәнде килергә планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International