Татарстан делегациясе Россия-Сингапур эшлекле форумында катнашты

2017 елның 18 октябре, чәршәмбе

Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстан делегациясе составында Россия-Сингапур эшлекле форумында, шулай ук “Сколково” технопаркында узучы  “Ачык инновацияләр” сессиясендә  катнашты. Мәскәүдә 8-нче хөкүмәтара Россия-Сингапур комиссиясе уза.

 ТР ИҮА җитәкчесе Татарстанның инвестицион потенциалын Сингапур эшмәкәрләренә тәкъди итте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән Татарстан делегациясенең Сингапурга визиты 2017 елның 2-3 октябрендә үтте.

Мәскәүдә 2012 елдан үтүче “Ачык инновацияләр” форумы бу юлы санлы икътисадка багышланды. Форумда дәүләт сектроында, бизнеста әм икътисадта санлы идарәгә күчү перспективалары каралды. Искә төшерик, бу елда хөкүмәт 2025 елга кадәр Россиянең санлы икътисад үсеше программасын раслады. Татарстан программаның компонентын кертү буенча пилотлы регион булды.

16-18 октябрьдә форумда 90 илдән 15 мең кеше катнашты. Анда хакимият органнары вәкилләре, эре бизнесменнар, фән эшчеләре килде.

Сингапур һәм Татарстанның 2016 елда тышкы сәүдә әйләнеше 43,5 млн доллар тәшкил итте (Татарстаннан Сингапурга экспорт - 34,9 млн доллар, Сингапурдан Татарстанга - 8,6 млн доллар). 2017 елның беренче яртыеллыгында тышкы сәүдә әйләнеше 51 млн доллар тәшкил итте, аларның Татарстаннан Сингапурга экспорт - 45,8 млн долларга нефть һәм нефтепродуктлар, Сингапурдан Татарстанга - 5,2 млн долларга электрик машиналар һәм җиһаз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International