Франция Татарстан белән икътисади хезмәттәшлектә кызыксына, монда Европа компанияләрнең Татарстан базарында булу да керә. Моның турында Лион һәм Марсель эшлекле даирәләре һәм хакимият органнары вәкилләре Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы делегациясенең Франция регионнарына ике көнлек визиты барышында әйтелде.
Авыл хуҗалыгы, гастрономия һәм туризм
17-18 октябрьдә Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы делегациясе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча Овернь Рон Альпы һәм Прованс - Альпы – Зәңгәрсу Яр регионнарына Россия-Франция регионара хезмәттәшлек максаты белән килде. Лионда делегация вәкилләре Оверн Рон Альпы регионының Кече һәм урта бизнес эшмәкәрләренең Конфедерациясе президенты Франсуа Тюрка әфәнде, Франция эшмәкәрләре белән очраштылар. Яклар киләчәк хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләштеләр. Конфедерация вәкилләре шулай ук Татарстанга бу елның декабрендә килергә планлаштыралар.
Моннан башка, Лионда булганда ТР ИҮА урынбасары Инсаф Галиев Франция хезмәттәшләренә Татарстанның сәнәгый, инвестицион һәм туристик потенциалын, хемәттәшлек өчен приоритетлы юнәлешләрен тәкъдим итте. Регион эшмәкәрләренә «Алабуга» МИЗ һәм Иннополис ИТ-шәһәрендә эшләү өстенлекләре һәм мөмкинлекләре күрсәтелде.
Франция ягы илдә Татарстан компанияләре белән регион өчен төп юнәлешләрдә – авыл хуҗалыгы, гастрономия һәм туризмда хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр турында сөйләде.
Альтернатив энергетика һәм ИТда хезмәттәшлек
Марсельдә Татарстан делегациясе Прованс - Альпы - Зәңгәрсу Яр регионының Халыкара эшләр буенча Региональ Советы вице-президенты Каролин Позмантье белән икеяклы хезмәттәшлек сорауларын карады.
Ике регионның инвестицион потенциалы презентациясеннән башка альтернатив энергетика, Ит-технологияләр, химия һәм аэронавтика юнәлешләрендә бердәм эш мөмкинлекләре тәкъдим ителде. Марсельдә ТР ИҮА делегациясе Эшханәләрнең халыкара эшчәнлеге һәм инновацияләр буенча Региональ Агентлыгы (ARII) директоры Жан Ив Лонжэр әфәнде белән очрашты.
Франциядән булган һәм киләчәк инвесторлар
Франция компанияләре Татарстан базарында эшлиләр инде. Татарстанда 2010 елда үз җитештерүен башлаган сәнәгый эшханәләр өчен техник газларны җитештерүчесе - Air Liquid республика өчен иң зур француз инвестор булып тора. Татарстанда эшләгән Air Liquid компаниясенең 7 ел эчендә барлык инвестицияләр күләме 25,9 млн доллар тәшкил итте.
“Кайбер Европа дәүләтләре санкцияләрнең тискәре тәэсир биреп торуын дип бәялиләр. Франция - яхшы мисал. Күп тапкыр нәкъ бу дәүләт вәкилләре иң югары дәрәҗәдә Россиягә карата санкцияләрне бетерү турында әйттеләр. Россия базары бик зур булуын бөтенесе аңлыйлар, эшмәкәрләр өчен аны югалту – булмаслык зиннәт. Без француз инвесторлар белән эшләргә дәвам итәбез. Күптән түгел Казанда төзелеш өчен рөхсәт "Касторама" компаниясенә бирелде. 2018 елның азагында объект эшли башлачак. Без инвесторларны җәлеп итүдә дә эшлибез”, - дип Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.