Татарстан Казакъстанның Костанай өлкәсе белән хезмәттәшлек итергә ниятләнә

2017 елның 21 октябре, шимбә

Казакъстанның Костанай өлкәсе Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы белән инвесторларны җәлеп итү бкенча тәҗрибә белән алмашу һәм хезмәттәшлекне үстерүдә кызыксына. Моның турында ТР ИҮАга визит кысаларында Казакъстанның Костанай өлкәсенең акимы урынбасары Меиржан Мырзалиев белдерде.

Мырзалиев әфәнде җитәкләгән рәсми делегация Инвестицион үсеш агентлыгын Татарстанның регионга инвестицияләрне җәлеп итү юнәлешендә эшчәнлеге белән танышу өчен килде. ТР икътисадының структурасы, Татарстан һәм Казакъстан өчен хезмәттәшлек  өчен мөмкин булган өлкәләр турында ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина сөйләде.

Меиржан Мырзалиев билгеләгәнчә, регионда 400 га мәйдандагы инвесторлар өчен беренче сәнәгый мәйдан булдырыла. Шуның өчен Казакъстанга Татарстанның индустриаль мәйданнар белән эштә тәҗрибәсе кызык. Делегация составында Ербол Сулейменов – Казакъстанда инвестицияләрне җәлеп итү белән шөгелләнгән «Kazakh Invest» АҖ региональ директоры булды.

Талия Миңнуллина билгеләгәнчә, Татарстан Казакъстан һәм Костанай өлкәсе белән төрле юнәлешләрдә, аеруча авыл хуҗалыгы һәм сәнәгатьтә хезмәттәшлеккә ачык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International