«Конвеншн бюро – Татарстанның эшлекле туризм үсешендә мөһим адым»

2017 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

14 ноябрьдә ТР ИҮА инвестицияләрне җәлеп итүнең яңа юнәлеше Казанда Татарстан Республикасының Конвеншн бюросы презентациясе үтте. Конвеншн бюро партнерларга һәм мөмкин булган инвесторларга Казанда зур форумнар, конференцияләр, эшлекле чараларны үткәрергә ярдәм итәчәк.

Бюро зур дөнья вакыйгаларны оештыру өчен "бердәм тәрәзә" булачак. Мөмкин булган инвесторлар өчен сайт булдырылган, анда республикада чараларны үткәрү өчен мөмкинлекләр һәм мәйданнар турында мәгълүмат белергә була.

Бу төзелүче “Казан Экспо” комплексы гына түгел, әмма кунакханәләрдәге конгресс-үзәкләр,  Иннополис, ИТ-парк, “Казан” таудан шуу комплексы кебек бердәнбер мәйданнар да. Хәзерге моментка кунакханәләр белән 32 агентлык килешү булдырылды, 14 документ килешү стадиясендә тора.

Конвеншн бюросының төп максаты – оештыручыларның, махсус сайтка кергәндә “Ни өчен Татарстан?” соравына җавап табу мөмкинлеге булуы.

Татарстанның конвеншн бюросы ICCA Халыкара конгресслар һәм конференцияләр ассоциациясенең катнашучысы булып тора. Бу бөтен дөнья буенча 12 меңнән артык чара үткәрүче ассоциациянең банкына юл булуын аңлата.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллинаның фикере буенча, Конвеншн бюроны булдыру республика территориясенә иң зур дөнья вакыйгаларын җәлеп итергә мөмкинлек бирәчәк, бу Татарстанда эшлекле туризмны үстерү юлында мөһим адым булачак.

“Республикада Конвеншн бюроның барлыкка килү белән Татарстанның күргәзмә эшчәнлеге яңа дәрәҗәгә чыга. Татарстан бүген Россиядә, халыкара аренада “яңгырый”. Илдә без өч ел дәвамында инвестицион климат дәрәҗәсе буенча беренче урынны алабыз. Башка өлкәләрдә дә лидерлык урыннарын тотачакбыз дип өметләнәм. Хәзер Татарстан дөнья картасында мөһим эшлекле чараларны үткәрү өчен тагын бер урыны буларак барлыкка килгән”, - дип Талия Миңнуллина билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International