Каирда “INFRA Africa & Middle East Expo 2017” Африка һәм Якын Көнчыгышта яңа һәм үсүче шәһәрләр инфраструктурасы буенча Халыкара конференция һәм күргәзмә үтте. Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы күргәзмәдә үз экспозициясен оештырды, анда Татарстан оешмалары керде: "ТНГ-Групп" нефтесервис компаниясе, "ПОЗИС" суыткыч җиһазларын җитештерү буенча завод, Казан вертолет заводы, "РариТЭК" компанияләр группасы, "КАМАЗ", "Нэфис-биопродукт" заводы, "Тамле" җитештерү-сәүдә компаниясе һәм башкалар.
Күргәзмәнең рәсми ачыш церемониясе Мисыр Гарәп Республикасының су ресурслары һәм ирригация министрлыгы патронажы астында үтте.
Татарстан стенды белән бергә күргәзмәдә башка Россия компанияләре булды: "Техпромсервис" металл эшкәртү станокларын җитештерүчесе, "Химмаш" кондиционерларны җитештерүчесе, "Пластик" АҖ пластик һәм пеноплистерол җитештерүчесе һәм башкалар.
Күргәзмә барышында Татарстан продукциясенең Мисыр базарына экспортлы китерүләр мөмкинлекләре һәм үзара экспорт үсеше перспективалары каралды.
SARSCo Мисыр компаниясе президенты доктор Хусейн Шабан белән сөйләшүләр үтте. Мисыр ягы машина төзелеш кластерында хезмәттәшлектә, Казан вертолет заводы продукциясе, Горький исемендәге көймә төзү заводы, хәләл продукцияне җитештерү буенча кызыксыну белдерде.
2017 елның ноябрендә доктор Хусейн Мәскәүгә килергә планлаштыра.
Татарстан делегациясе Sabbour Consulting компанияләр группасы җитәкчелеге белән очрашты. Sabbour Consulting Мисырда төзелеш индустриясе һәм инжиниринг хезмәт үсешендә, шклай ук дәүләт һәм хосусый консультацион хезмәттә зур роль уйный.
Татарстан Республикасының зур объектларны төзелешендә тәҗрибәсен исәпкә алып, Сабурр әфәнде өчен республиканың төзелеш индустриясенең төрле өлкәләре презентациясе үткәрелде, «Завод сложных профилей», «ПП «ТехВент» һәм башка төзелеш материаллары җитештерүчеләре тәкъдим ителде.
Моннан башка ISKRAEMECO, SMCO Co. for export and import һәм El Fath PipeTechnology & Modern Irrigation компанияләре белән сөйләшүләр үтте.
“Без Татарстанда җитештерелгән продукцияне презентацияләү өчен күргәзмә мөмкинлекләрен кулландык. Экспорт безнең конкурентлык сәләтен күрсәтә. Башка базарларда сату, эшмәкәрлек хәтәрләрен диверсификацияләү эшмәкәрләр өчен аерым бизнес-ярыш”, - дип Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина әйтте.
17-19 октябрьдә үткән INFRA 2017 дә 24 илдән 250 компания катнашты.