Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында Иҗтимагый совет утырышы узды

2017 елның 8 декабре, җомга
Иҗтимагый советта катнашучылар Агентлыкның ел эчендә эшчәнлеккә бәя бирделәр. Аларга Агентлыкның яңа проектлары – Татарстан Республикасының  Конвеншн Бюро, KazanSummit-2017 эше, дәүләт-хосусый партнерлык кысаларында эш турында сөйләделәр. Конвеншн Бюро директоры билгеләгәнчә, яңа структура Татарстанда халыкара вакыйгаларны оештыручылар өчен “бердәм тәрәзә”гә әйләнәчәк, бу республикага дөнья дәрәҗәдәге зур вакыйгаларны җәлеп итүен җиңеләйтәчәк. “Татарстан проектлары” Генераль директоры республикада муниципаль-хосусый партнерлык кысаларында тормышка ашырылган беренче проекты – Яр Чаллыда савыктыргыч комплексы турында сөйләде. “Халыкара программалар дирекциясе” Программа директоры KazanSummit-2017 нәтиҗәләре турында сөйләде. Аның сүзләре буенча саммит бөтен Ислам дөньясы белән хезмәттәшлекне үстерүгә ярдәм итте. Шулай ук Агентлыкның юридик бүлекнең әйдәп баручы киңәшчесе ришвәтчелеккә каршы чараларны тормышка ашыру турында сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International