Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов ААҖ МСП Банкы идарәсенең Рәисе С.П.Крюков белән очрашты

2011 елның 2 ноябре, чәршәмбе

Очрашу барышында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов кече һәм урта эшкуарлык үсеше программалары һәм Татарстан Республикасы җирлегендә экспортны күтәрү һәм үстерү корпорацияләренә нигез салу турында мәгълүмат бирде. Шулай ук, очрашуда «Лизинг-грант» программасын финанслаштыру турындагы сорау да күтәрелде. Банк вәкилләре бу елның декабрендә программада катнаша торган лизинг компанияләрен фондлаштыруга әзер булулары турында әйтелләр.

Үз чиратында, ААҖ МСП Банкы идарәсенең рәисе С.П.Крюков алга таба да  Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы белән хезмәттәшлек итү теләген белдерде.

ААҖ МСП Банкы идарәсе рәисе урынбасары О.В.Теплоухова  Внешэкономбанк һәм Һиндстанның Эксимбанкы тарафыннан кул куелган Меморандумга нигезләнеп, Татарстанның кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре һәм Һиндстан арасында экспорт өлкәсендәге багланышларны үстерү кирәклеге турында искәртте. Моннан тыш, Теплоухова Татарстан Республикасы индустриаль парклары резидентларына финанс ярдәм күрсәтү программаларын булдыру турында да сүз кузгалтты.

Очрашуда банк вәкилләре Татарстан Республикасы хөкүмәте белән хезмәттәшлектә кече һәм урта эшмәкәрлек оешмаларын һәм «Лизинг-грант» программасы катнашучыларын микрофинанслаштыру фондын булдыру тәкъдимен ясады.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International