PPP Local һәм Quintessentially компания вәкилләре белән очрашу

2011 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов PPP Local һәм Quintessentially компания вәкилләре белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары Антон Семенов һәм Инвестицион проектларны алып бару һәм ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Максим Грицких катнашты.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов кунакларны Агентлыкның эшчәнлеге белән таныштырып узды. Шулай ук, Агентлыкның Инвестицияләргә хезмәттәшлек күрсәтә торган агентлыкларның халыкара ассоциациясенә (WAIPA) керүе турында да сөйләп үтте.

Очрашу ахырында Local һәм Quintessentially компания вәкилләре Агентлык җитәкчеләренә рәхмәтләрен җиткерделәр һәм Татарстанның фәнни-тикшеренү институтлары белән хезмәттәшлек итү турындагы теләкләрен белдерделәр.

Очрашуда инвестицион проектларны венчур финанслаштыру турындагы сорау да күтәрелде. Local һәм Quintessentially компания вәкилләрен Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлегенең ярдәм инфраструктурасы булуы аеруча кызыксындырды.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International