Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов «Херманн-Равема» алман компаниясе идарәчесе д-р Манфред Либль белән очрашты

2011 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов «Херманн-Равема» алман компаниясе идарәчесе д-р Манфред Либль белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары Антон Семенов һәм «Херманн-Равема»  компаниясенең Биогаз бүлеге җитәкчесе Бернд Штрейхер катнашты.

Очрашу барышында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов киләчәк хезмәттәшлек мөмкнилекләре турында сүз алып барды. Хезмәттәшлек нигездә автотөзелеш (җиңел һәм йөк автомобильләре, рельс транспорт чаралары), машиналар төзү һәм гомуми логистика өлкәләрендә алып барылачак.

Үз чиратында, «Херманн-Равема» алман компаниясе идарәчесе д-р Манфред Либль компаниянең җитештерү объектларын проектлаштыру өлкәсендәге мөмкинлекләре турында сөйләде. Шулай ук, алман компаниясенең технологик җиһазларны модернизацияләү, процессларны визуализацияләү, механик эшкәртү һәм җыю өчен кулланган махсус җиһазлар проектлаштыру өлкәсендәге зур тәҗрибәсе турында да искәртте.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International