Февральдә «Камаз» автомобильләрне җитештерүен 13%ка арттырыга планлаштыра

2018 елның 5 феврале, дүшәмбе

Февральдә «Камаз» автомобильләрне җитештерүен узган елга караганда 13%ка арттырыга планлаштыра. Елның икенче аена җитештерү планы - 3,25  мең берлек.

Гыйнварның сигез эш көне эчендә завод 1 151 машина чыгарды. «Камминз Кама» СП һәм йөрткечләр заводы «Камаз»ның баш җыю конвейерына һәм үзенең тышкы сатып алучыларына 1300 йөрткеч һәм көч агрегатларын җиткерде.

Дилерлар, сервис үзәкләре, корпоратив һәм башка сатып алучылар 1,1 млрд артык сумга запас өлешләрен алдыдар. Завод 275 млн. сумга диверсификацияләү продукциясен чыгарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International