Pozis Европага суыткычларны китерүгә ике еллык контракт булдырды

2018 елның 27 марты, сишәмбе

Pozis Татарстан заводы беренче тапкыр Европага профессиональ суыткычларны китерде. Беренче партия 2018 елның мартында килде. Бүгенге көнгә Европа ягы Россия оешмасы белән хезмәттәшлек перспективлыгын раслады.

Чит ил партнеры белән Татарстан заводы килешүне ике елга булдырды.

Заводның беренче китерүләре – пыяла ишекләр белән суыткычларның вертикаль моделе. Ул иҗтимагый ризык, кунакханә бизнесы һәм HoReCa башка оешмаларында кулланыла.

“Pozis Европа берләшмәсенең стандартларына туры килеп әлеге модельләрнең сертификациясен уздырды һәм “СЕ” халыкара билгесе белән суыткычларны билгеләргә хокук алды. Әлеге билге әйбернең кешегә һәм тирәлеккә куркынычсыз булуын аңлата. Безнең продукция Европа регламентларының таләпләренә тулысынчы туры килә”, - дип «ПОЗис» АҖ стратегик маркетинг буенча генераль директорының урынбасары Булат Хасанов билгеләде.

“Без ерак чит илләр базарларында актив эшлибез. Контракт кысаларында POZIS  җитештергән суыткычлар Европа зонасының төрле илләренә китереләчәкнең мөмкинлеге бар”, - дип «Техмаш»  Концернның генераль директоры Владимир Лепин белдерде.

Завод яңа сату базарларын эзләргә дәвам итә, бу 2025 елга кадәр үсеш стратегиясенә туры килеп җитештерүне диверсификацияләргә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International