2012 елның 24 гыйнварында Татарстан Республикасының Актаныш мунициапаль районында инвестицион үсеш агентлыгы Башкарма комитет җитәкчеләре белән киңәшмә уздырачак. Җыелышның төп темасы – “Кече һәм урта эшмәкәрлекнең үсеш шартларын тудыру механизмы буларак муниципаль сәнәгать мәйданнары”.
Киләчәк чарада дәүләт хакимият органнары, эшмәкәрлекнең ярдәм инфраструктурасы, иҗтимагый оешмалары вәкилләре һәм эшкуарлар үзләре катнашачак.
Өстәмә мәгълүматлар өчен Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгына мөрәҗәгать итә аласыз. Белешмәләр өчен телефон: 8(843)570 40 03.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте