Эшмәкәрләр өчен виртуаль университет булдырылачак

2012 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында «Эшмәкәрләрнең виртуаль университеты» программасын булдыру соравы буенча киңәшмә узды. Очрашуда Линар Якупов җитәкчелегендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы вәкилләре, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә профессиональ белем бүлеге җитәкчесе Елена Попова, югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ Парк» технопаркы директоры Динар Насыров, югары уку йортлары һәм иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты.

Республикабыз эшмәкәрләренең һәм бизнесменнарының квалификациясен үстерү бик мөһим сорауларның берсе булып тора. Бизнес эшендә уңышка ирешү өчен теоретик һәм практик белемнәрнең булуы зарури. Бүгенге көндә югары интернет технологияләре ачкан яңа мөмкинлекләргә бәйле рәвештә эшмәкәрләр өчен бердәм белем мәйданын булдыру каралган. Әлеге мәйдан шушы өлкәдә эшчәнлек алып бара торган барлык югары уку йортларын һәм консалтинг оешмаларын берләштерәчәк дип көтелә.

Киңәшмә барышында барлык катнашучылар «Эшмәкәрләрнең виртуаль университеты» программасы турындагы фикерләре һәм тәкъдимнәре белән уртаклаша алдылар. 

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International