Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы III Кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше турындагы журналистик эшләр һәм медиа-проектлар бәйгесенә гаризалар кабул итүне дәвам итә.
Телерадиотапшыру һәм публикацияләр бәйгесе шәхси бизнес үсеше проблемаларын яктыртуны активлаштыру һәм эшмәкәрләрнең уңай образын формалаштыру максаты белән үткәрелә.
Бәйгегә басма, электрон һәм мультимедия массакуләм мәгълумат чараларында татар һәм рус телләрендә чыккан публикацияләр кабул ителә.
Бәйгедә түбәндәгеләр катнашырга мөмкин:
• массакуләм мәгълумат чаралары редакцияләре;
• эш авторлары;
• Татарстан Республикасының иҗтимагый оешмалары.
Журналистик эшләр һәм медиа-проектлар берничә номинация буенча бәяләнәчәк:
- кече һәм урта эшмәкәрлек үсешен телерадиотапшыруларда яктырту;
- кече һәм урта эшмәкәрлек үсешен басма массакуләм мәгълумат чараларында яктырту;
- кече һәм урта эшмәкәрлек үсешен интернет массакуләм мәгълумат чараларында яктырту.
Бәйгедә 2011 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр басылган эшләр карала. Эшләрне Казан шәһәре, Петербург урамы, 50 адресына, яисә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының электрон адресына tida@tatar.ru җибәрә аласыз!
Гаризалар 2012 елның 1 мартына 18.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.