Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы Инвестиция порталында invest.tatartan.ru һәм Инвестиция картасында investmap.tatarstan.ru инвестицион потециалга ия мәдәни мирас объектларны урнаштырды.
Сервис һәр объект буенча актуаль мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә — аның статусы, хәзерге торышы, тарихи белешмә һәм архитектура үзенчәлекләре тасвирламасы. Шулай ук проектны гамәлгә ашыру өчен мөмкин булган сценарийлар һәм параметрлар. Белешмәләр Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты катнашында төзелде. Агентлык белгечләре объектның статусын гына түгел, аны куллануның икътисадый потенциалын да бәяләргә мөмкинлек бирә торган визуал эшләгәннәр.
«Мәдәни мирас объектларын инвестиция картасында урнаштыру - ул аларны «проблемалы активлар» категориясеннән тарих, параметрлар һәм икътисадый потенциаллы аңлаешлы инвестиция лотларына күчерә торган инструмент. Безнең максат - объектларны торгызу гына түгел, аларны гамәлгә ашыруның аңлаешлы модельләре һәм дәүләт ярдәменең мөмкин булган чаралары аша икътисадый әйләнешкә кертеп, аларга икенче тормыш бирү», - дип билгеләде Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.
Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин мәдәни мирасның төп объектлары Казанда, Алабугада һәм Чистайда тупланган дип белдерә: «Республикада мәдәни мирас объектларын ташламалы бәядән - нибары 1 сумнан сатып алырга мөмкинлек бирә торган механизм эшли. Моннан тыш, мондый проектлар өчен ташламалы кредитлар каралган: стандарт ставка 9% тәшкил итә, ә кунакханәләр өчен — нибары 6%. Бу инвесторларга реаль ярдәм. Без бизнес ягыннан сорау күрәбез һәм тарихи биналарның яңа тормыш алуы белән кызыксынабыз. Мондый инициативалар мәдәни мирасны саклап калуга гына түгел, туризмны һәм шәһәр мохитен үстерүгә дә ярдәм итә. Республика хакимияте тарихи биналар яңадан җәлеп итү үзәкләренә әверелсен һәм Татарстан халкына һәм кунакларына файда китерсен өчен эшмәкәрләр белән актив хезмәттәшлек итәргә әзер».
Ярдәмнең өстәмә инструментлары шулай ук ДОМ.РФ катнашында ташламалы кредитлауны да үз эченә ала. Әлеге программа кысаларында инвесторлар проектны эшләүгә һәм реставрация эшләрен башкаруга «ачкычлы» финанслау алырга мөмкин, шул исәптән 8,5 елга кадәр ташламалы чорны һәм кунакханә проектлары өчен еллык 6% тан һәм башка форматлар өчен 9% ка кадәр ставкалар. Инвесторлар белән эшләү практикасы муниципалитетлар дәрәҗәсендә гамәлгә ашырыла инде. Әйтик, Алабугада, федераль әһәмияттәге тарихи җирлектә, анда 275 мәдәни мирас объекты урнашкан, «объект өчен 1 сум» программасы буенча 5 бина гамәлгә ашырылган, тагын 5сен 2026 ел ахырына кадәр базарга чыгару планлаштырыла.