2012 елның 1 мартында, IV Халыкара ислам бизнесы һәм финанслары саммитына әзерләнү кысаларында, Казанның «Grand Hotel»ендә KAZANINVEST Халыкара инвестиция форумы узачак. Форумның оештыручысы булып Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы тора.
KAZANINVEST 2012 чарасын уздыруның төп максатлары – кече һәм урта бизнес проектларына инвестицияләр җәлеп итү, Россия регионнарына FDI җәлеп итүнең төп тенденцияләре, перспективалары һәм актуаль проблемалары турында сөйләшү, инвестицион җәлепчәнлекне үстерүдәге халыкара тәҗрибә белән уртаклашу. Моннан тыш, форум барышында әлеге юнәлештә нәтиҗәле эш алып бара торган Россия төбәкләренең эшчәнлеге белән танышу мөмкинлеге булачак.
Форумда Россия һәм чит ил структуралары вәкилләре (Бөтендөнья инвестицион агентлыклар ассоцияциясе (WAIPA), ТР инвестицион үсеш агентлыгы һ.б.) Россия һәм дөнья күләмендәге инвестицияләр җәлеп итү институтлары һәм инфраструктура үсеше турындагы презентацияләре белән чыгыш ясаячаклар. Әлеге чара 2012 елның 17-18 маенда уткәреләчәк KAZANSUMMIT форумына әзерлек буларак карала.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы халыкара форум барышында потенциаль инвесторларга күрсәтү максаты белән инвестицион проектлар җыюны дәвам итә. Проектларның авторлары Агентлык сайтындагы интерактив анкетаны http://tida.tatarstan.ru/resume.htm, яисә әлеге анкетаны (резюме проекта.xls) тутырып invest.project@tatar.ru адресына җибәрә алалар.
Халыкара инвестиция форумында катнашу өчен Россия төбәкләре (эшчәнлекләре инвестицион үсешкә юнәлгән агентлык һәм ведомствалар җитәкчеләре), кече һәм урта бизнес субъектлары, банк һәм финанс структуралары вәкилләре чакырылган. Форумның махсус кунаклары арасында Россия Федерациясенең икътисад үсеше Министрлыгы, Яңа проектларны гамәлгә кую буенча стратегик инициативалар агентлыгы һәм Бөтендөнья инвестицион агентлыклар ассоцияциясе (WAIPA) вәкилләре булачак.
Чара программасына Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының нәтиҗә ясау коллегиясе кертелгән. Коллегия ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашуында узачак.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте