Татарстан Хэйлунцзян Кытай провинциясе белән хезмәттәшлек итергә ниятләнә

2018 елның 16 июле, дүшәмбе

Хэйлунцзян Кытай провинциясе Татарстан белән хезмәттәшлектә кызыксына. Моның турында провинция губернаторы Ван Вэньтао республикага визит барышында белдерде.

Хэйлунцзян провинциясенең губернаторы җитәкләгән делегация Татарстанның инвестицион агентлыгында булдылар. Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина кунаклар өчен презентация үткәрде, аның барышында республиканың инвестицион  потенциалы һәм инвесторлар өчен икътисади мөмкинлекләр презентацияләнде.

Ван Вэньтао әфәнде авиация һәм сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлектә кызыксынуын белдерде. Делегация шулай ук Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Очрашу барышында Кытай вәкилләре якларның хезмәттәшлек өчен зур потенциал булуын билгеләде.

“Татарстан Кытай белән хезмәттәшлеккә зур игътибар итә. Безнең регионга зур Кытай инвесторы Haier корпорациясе килде. Кытайдаг Татарстанга делегацияләрнең һәр визиты – эшлекле элемтәләрне урнаштыру һәм бердәм проектлар өчен нигез ясауның яхшы мөмкинлеге.

Хэйлунцзян провинциясенең губернаторы Ван Вэньтао бүген Татарстанның инвестицион агентлыгына килде. Мин безнең регионнар хезмәттәшлек итә алган бөтен юнәлешләр буенча презентация үткәрдем. Беренче чираттагубернаторга авиация өлкәсендә бердмә эш кызык. Бәлки, безнең эшлекле очрашу яңа проектларны башлап җибәрәчәк, чөнки нәкъ Кытай һәм Россиянең хезмәттәшлеге безнең икеяклы аралашуда мөһим роль уйный ала”, - дип Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.

Рөстәм Миңнеханов катнашуы белән сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.

Хэйлунцзян провинциясенең губернаторы билгеләгәнчә, килешүнең эффектив тормышка ашыруы өчен регуляр эшлекле контактлар булырга тиеш.

“Әлеге механизмнарны юлга сатулан соң без сәүдә- икътисади мөнәсәбәтләрне, машина төзелеше, АСК, мәгариф, мәдәният, спорт һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлекне яңарта алабыз”, - дип Ван Вэньтао әфәнде билгеләде.

Искә төшерик, 2017 ел нәтиҗәсендә Татарстан һәм КХР арасында товар әйләнеше 50%ка үсте һәм 564 млн доллар тәшкил итте. 2018 һәм 2019 еллар Россия һәм Кытайның регионара хезмәттәшлек еллары дип игълан ителгән.

 

Фото на главной: ТР Президентының матубгат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International