Sika концерны Татарстанда җитештерүне урнаштыра

2018 елның 30 июле, дүшәмбе

Sika компаниясе Татарстан территориясендә төзелеш химиянең инновацион материалларын җитештерүен урнаштырырга ниятләнә. Этаплап берничә җитештерү барлыкка киләчәк. Беренче проект Казанның “Химград”ында 2019 елның беренче кварталында башлап җибәреләчәк.

Икенче этап зуррак - ул 2021 елда тормышка ашырылачак. Башта аның өчен территория табылачак.

Компаниянең Татарстанда урнашуы Sika концерны һәм Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы арасында кул куелган хезмәттәшлек турында килешү кысаларында тормышка ашырыла.

Документка Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм «Зика» ААҖ генераль директоры Сергей Зюзя кул куйдылар. Документ ике елга Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгында булдырылды.

Партнерлык кысаларында яклар эшчәнлекнең стратегик юнәлешләре буенча бер берсенә ярдәм күрсәтәчәкләр, мәгълүмат, тәҗрибә һәм фикерләр белән алмашачаклар, бердәм проектларда катнашачаклар.

Эшнең эффективлыгы өчен бердәм проектлар һәм программалар буенча эшлекле группалар барлыкка киләчәк.

Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина:

“Татарстанның тагын бер глобаль партнеры – Sika компаниясе барлыкка килде. Үсеш алган химия сәнәгате булган безнең республика өчен шундый компания белән хезмәттәшлек итү стратегик яктан мөһим – ул регионга инвестицияләрне җәлеп итү һәм яңа җитештерүләрне барлыкка китерү, шулай ук урынлы җитештерүчеләр белән бердәм проектларны башлап җибәрү ягыннан табышлы булып тора. Килешү Татарстан территориясендә яңа проектларның барлыкка килүгә китерәчәк дип өметләнәбез”.

Sika вәкилләренә Агентлыкта республиканың икътисади потенциалын, МИзларда, УКСИҮТта, Татарстанның сәнәгый мәйданнарындаурнаштыру мөмкинлекләрен презентацияләделәр.

Sika – 1910 елдан эшләүче төзелеш химиясе технологияләре материалларын җитештерүче Швейцария концерны. Компания составына 100дән артык илдә җитештерүче оешмалар, фәнни лабораторияләр, техник ярдәм үзәкләре һәм сәүдә вәкиллекләре керә. Компаниядә 18 000 кеше эшли.

Компания транспорт машина төзелеше һәм төзелеш өчен материаллар һәм технологияләрне уйлап табу һәм җитештерү белән шөгелләнә. Ул B2B базары һәм хосусый кулланучылар өчен хезмәт күрсәтә.

Россиядә компания 2003 елдан эшли һәм аның бетонга өстәмәләрне җитештерүче  завод, коры төзелеш катнашмаларын җитештерүче ике завод, поликарбоксилатлы эфирларны җитештерүче завод, ПВХ мембраналарны җитештерүче завод, идән эпоксид катламаларны җитештерүче завод, Лобня шәһәрендә урнашкан үзәк офис һәм 5 регионнарда филиал бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International