Россиядә һәр алтынчы УКСИҮТ резиденты урнаштыру өчен Яр Чаллыны сайлыйлар

2018 елның 7 августы, сишәмбе

Россиядә һәр алтынчы УКСИҮТ резиденты урнаштыру өчен Яр Чаллыны сайлыйлар.

УКСИҮТ статусын алу моментыннан Яр Чаллыда 23 компания резидент булды. Алар Чаллы проектларына 14,7 млрд сум инвестицияләделәр, 3 мең эш урынын булдырдылар, 23 млрд сумга продукция җитештерделәр, төрле дәрәҗә бюджетларына 1,7 млрд сум түләделәр. Барлыгы реестрга ил буенча 155 компания керде.

Бүгенге көнгә 62 шәһәрдә 33 УКСИҮТ булдырылды.

2018 елның беренче яртыеллыгында Яр Чаллы УКСИҮТ резидентларының салым түләүләре 500 млн сум тәшкил итте. 300 эш урыны булдырылды. 7 млрд сумга продукция җитештерелде.

Яр Чаллы Мәгълүмати сәясәт идарәсе белдергәнчә, шәһәр оешмалары 6 ай эчендә 157,2 млрд сумга товар җитештерде. Сәнәгый продукция индексы - 114,4 %.  100%тан артык күләм үсешен автотранспорт средстволары, прицеплар, әзер металл әйберләр, азык-төлек продуктлар һәм эчемлекләр, төзелеш индустриясе, электрик җиһазларны җитештерү тәэмин итте.

Фото: Степанов Слава

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International