2018 елның 29-31 августта Татарстан башкаласында Казанда беренче тапкыр Times Higher Education (THE, https://www.timeshighereducation.com/) алдынгы фәнни тикшеренү саммиты узачак. Ул ярты гасыр дәвамында бөтен дөньяда югары белем үсеше сорауларын яктырту һәм өйрәнү белән шөгелләнүче аналитик үзәк булып тора.
Мәгариф – 2030 елга кадәр Социаль-икътисади үсеш стратегиясе буенча Татарстан үсешенең нигезе. РФ регионнары арасында республика югары беләм дәрәҗәсе буенча лидерларның берсе булып тора.
Чара «Uniting East and West in an emerging world research and innovation hub» яисә “Көнчыгыш һәм Көнбатышны берләштереп дөнья тикшеренү һәм инновацияләр үзәгендә” девизы астында үтәчәк. Чарада югары белем алу һәм фән үсеше өлкәсендә 250 эксперт катнашачак. Алар арасында 20 илдән министрлыклар вәкилләре, ректорлар һәм университетлар президентлары. Шулай ук дөнья дәрәҗәдәге 30 спикер булачак.
THE белән бергә Казан Идел буе федераль университеты һәм Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы оештыра.
Саммитның спикерлары арасында СКОЛКОВО Мәскәү идарә мәктәбе җитәкчесе Андрей Волков, Проект 5-100 Халыкара советы рәисенең урынбасары, Бөекбритания Сәләмәтлек саклау милли хезмәте рәисе, Йорк университеты Хөрмәтле ректоры сэр Малколм Грант, , Гонконг Политех университетының вице-президенты Алекс Вэй, Тохоку Университетының институциональ тикшеренү үзәгенең директоры Акиоши Йонедзава, Цинхуа Университетының вице-президенты һәм проректоры Бинь Ян, Microsoft корпорациясенең мәгариф өлкәсендә глобаль партнерлык буенча директор Стивен Даггэн һәм башкалар.
Саммитның төп максаты – мәгариф һәм фән оешмалары җитәкчеләрен, дәүләт хакимияте вәкилләрен, бизнес һәм эксперт берләшмәсе вәкилләрен берләштерү.
Саммитны Казанда уздыру югары белем алу һәм фәнни тикшеренүләр өлкәсендә халыкара хезмәттәшлекне үстерергә һәм алдынгы университетлар белән хезмәттәшлеккә игътибар итергә мөмкинлек бирә.
Татарстан лидерлар исемлегенә керәчәкме? Саммит кысаларында THE Евразия регионы илләренең алдынгы университетлар беренче рейтингын игълан итәчәк. Регионга Әфганстан, Армения, Әзербайҗан, Беларусь, Грузия, Иран, Казакъстан, Кыргызстан, Монголия, Молдова, Россия, Таджикистан, Төркия, Төркмәнстан, Украина һәс Үзбәистан керә.
Саммитта түбәндәге тематик блоклар булачак:
• Региональ үсеш локомотивы буларак югары белем;
• Фәнни тикшеренүләрнең глобаль тәэсире;
• Академик өстенлекнең милли инициативалары
• Медицина белеменең киләчәге
• Ефәк юлы регионынында тикшеренүләр: яңа перспективалар
• Дүртенче сәнәгый революция шартларында университетларның проблемалары һәм перспективалар.
Регистрация: http://www.theworldsummitseries.com/events/the-research-excellence-summit-eurasia/event-summary-a68a12ad50f8443bac2334e4b674c1fb.aspx
Белемгә инвестицияләр иң табышлы!