Татарстан республикасының инвестицион потенциалы Малайзия һәм Индонезиядә презентацияләнә

2012 елның 27 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы вәкилләре Линар Якупов җитәкчелегендә Куала-Лумпур (Малайзия) һәм Джакарта (Индонезия) шәһәрләренә эш сәфәрен кылалар. Сәфәрнең максаты – Татарстан республикасының инвестицион потенциалын, экспорт өчен җитештерелгән кече һәм урта эшмәкәрлек продукциясен  презентацияләү, эшмәкәрлекне үстерүдәге тәҗрибә белән уртаклашу. Сәфәр барышында инвестицион компанияләр белән семинарлар үткәрү, сәүдә-сәнәгать палаталары, бизнес җәмәгатьчелеге, инвестицион үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү өлкәсендә эш алып бара торган дәүләт хакимияте органнары вәкилләре белән очрашу планнаштырылган.

ТР инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International