Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов “Алабуга” махсус икътисади зонасы территориясендә «Rockwool» заводының ачу тантанасында катнашты. Тантана Россия икътисади үсеш һәм сәүдә министры Эльвира Нәбиуллина, Даниянең Сәүдә һәм инвестицияләр министры Пиа Олсен Дюр, Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуында узды.
Алабугада ачылган «Rockwool» заводы бөтен дөнья буйлап эшләп килгән 27 производсто арасыннан иң зуры булачак.
“ “Алабуга” бүгенге көндә Россиядә динамик үсеш кичерүче махсус икътисади зоналарның берсе. Биредә 25 резидент теркәлгән, 5 предприятие эшли инде, бүген алтынчысын ачтык. Алга таба да яңа заводлар төзеләчәк. Әлеге предприятиеләр икътисадыбызның структурасын үзгәртү, аны диверсификацияләү җәһәтеннән зур әһәмияткә ия. Бу зонада чит ил инвесторларына яңа компанияләр булдыру өчен бернинди административ киртәләр дә юк. Тулаем алганда, “Алабуга” махсус икътисади зонасы бик яхшы үсеш кичерә, ул алга таба да үсештә булыр дип өметләнәбез”, - диде Россия икътисади үсеш һәм сәүдә министры Эльвира Нәбиуллина.
ТР инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте