Бүген Татарстан Республикасының инвестицон үсеш агентлыгы вәкилләре Агентлык җитәкчесе Линар Якупов башлыгында “Panasonic Rus” компаниясенең вице-президенты Масато Накамуро белән очраштылар.
Масато Накамуро искәртүенчә, япон компаниясе Татарстан Респбуликасы территориясендә үз бизнесын үстерергә планнаштыра. Компания 2010 елның апрелендә Казан шәһәрендә Pass-Premium Panasonic классындагы Сервис Центрына нигез салган иде.
Очрашу барышында, ЛинарЯкупов һәм “Panasonic Rus” компаниясенең вице-президенты Масато Накамуро киләчәктә дә хезмәттәшлек алып бару өчен мөмкинлекләр турында сөйләштеләр.
ТР инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте