Бүген KAZANSUMMIT 2012: Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ОИС) илләренең икътисади багланышларына багышланган саммит үз эшен тәмамлады. Әлеге халыкара чара 1000нән артык кунакны Татарстан башкаласы-Казан шәһәрендә бергә җыйды. Халыкара инвесторларның, Россия һәм чит илләрнең хакимият вәкилләренең, финанс структуралары җитәкчеләре, эшмәкәрләр, эшлекле элитаның, Россиядән, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы, БДБ, Ауропа, Азия илләреннән экспертлар һәм галимнәрнең KAZANSUMMIT мәйданына дүртенче ел рәттән җыелуы. Алар – Ислам хезмәттәшлеге оешмасының 30 дан артык иле, БДБ, Көньяк-Көнчыгыш Азия, Якын Көнчыгыш илләре, Россия төбәкләре вәкилләре.
Быелдан тагын да зуррак дәрәҗәгә чыккан, “Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең икътисади хезмәттәшлеге” дип атала башлаган Казан саммитын бу юлы да Стратегик форум ачып җибәрде. Аның беренче сессиясе Россия белән Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре арасындагы элемтәләрне ныгытуда икътисади мөнәсәбәтләрнең роленә багышланды.
Инвестицион форумда химия һәм нефтехимия, IT һәм коммуникацияләр, машина төзелеше һәм автокомпонентлар җитештерү, медицина һәм фармацевтика, авыл хуҗалыгы һәм авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү, төзелеш һәм төзелеш материалларын җитештерү, туризм һәм хезмәт күрсәтү, хәләл индустрия өлкәләренә караган 100 проект презентацияләнде. Татарстан Республикасы, Марий Эл, Ингушетия, Чечня, Әзербайҗан һәм Краснодар өлкәләреннән җыелган инвестицион проектлар каралды.
30дан артык Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре вәкилләре Россия төбәкләренең инвестицион потенциалын өйрәнү максаты белән Казан саммитында катнаштылар. Берләшкән Гарәб Әмирлекләре, Мисыр, Алжир, Бахрейн, Кувейт, Оман, Төркия, Көньяк Корея, Малайзия, Пакистан, Судан, Катар, Палестина, Марокко, Әзербайҗан, Кыргызстан, Казахстан һәм башка ил кунаклары стратегик һәм инвестицион форумда, түгәрәк өстәлләр, ислам икътисады һәм финанслары конференциясендә катнашты.
РФ Федераль Җыелышы Федерация Советы инициативасы белән «Ислам дөньясы уңай эшлекле һәм инвестицион шартлар тудыру яклы» конференциясе һәм «Цивилизацияләр-ара диалог» түгәрәк өстәлләре оешты. Конференциядә катнашучылар Россия һәм ислам илләре арасындагы мәдәни һәм икътисади мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен эш алып бару әһәмияте турында фикер бүлештеләр. Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаре урынбасары Хәмид Опелойеру үз чыгышында: “Без Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы арасындагы икътисади һәм финанс мөнәсәбәтләрне үстерү юнәлешендә эш алып барачакбыз”, - дип белдерде.
KAZANSUMMIT кысаларында Татарстан Республикасы, Россиянең туры инвестицияләр фонды һәм Стратегик инициативалар агентлыгы арасында, Татар эшмәкәрләренә хезмәттәшлек күрсәтү халыкара ассоцияциясе,Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы арасында, Колон Групп (Көньяк Корея), Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы һәм ҖЧО «Раритек» арасында, SMART city проекты өлкәсендә Amanah Capital Group Limited, Straits Consulting Engineers, APUDG һәм Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы арасындагы килешүләргә кул куелды.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте