Күргәзмә 19-21 май көннәрендә KAZANSUMMIT–2012 IV Халыкара саммиты кысаларында үтте.
Чараның төп максаты – халыкны үзебездә һәм чит илләрдә җитештерелә торган сыйфатлы хәләл ризык белән таныштыру. Халыкка әлеге продуктларның хәләл икәнен генә түгел, ә экологик таләпләргә туры килә торган, сәламәтлек өчен файдалы азык-төлек икәнлеген аңлату да төп бурычларның берсе булып тора. Хәләл дигәндә ашау продуктларын гына түгел, ә финанс, медицина, туристик хезмәтләрне дә күз уңында тотарга кирәк.
KAZANHALAL 2012 программасында күргәзмә эше, мастер-класслар, дегустацион бәйге һәм сертификатлар, номинацияләр белән котлау тантанасы каралган иде.
«Хәләл индустриясе 2012» форумында хәләл индустрия үсеше, «Хәләл» сертификация мәсьәләсе, логистика, консалтинг, хәләл продукцияне сату һәм башка сораулар каралды.
Чарада катнашучылар арасында хәләл ризык җитештерүчеләр генә түгел, ә косметика, милли һәм мөселман киемнәре, әдәбият, сувенирлар сату белән шөгыльләнүчеләр, шулай ук туристик һәм медицина хезмәте күрсәтә торган оешмалар да бар иде.
KAZANHALAL 2012 күргәзмәсендә катнашкан төбәкләр арасында: Мәскәү, Санкт-Петербург, Башкортостан, Марий Эл, Владимирск, Пенза, Самара, Тамбов, Ульян өлкәләре һәм башкалар. Үз продукцияләрен тәкъдим иткән чит ил кунаклары арасында: малазия компанияләре «Gano e Worldwide» и «D’NONCE (M) SDN BHD».