Бүген Казанның “Баскет-холл” сараенда Химиклар көне уңаеннан тантана оештырылды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов һәм башка дәүләт эшлекләре, министрлык җитәкчеләре, химия сәнәгате предприятиеләре башлыклары, химия фәне юнәлешендәге югары уку йортлары студентлары катнашты.
“Химия ул – үсеш ноктасы булып тора. Без теләсә-нинди проектны гамәлгә ашыра алуыбызда шик юк. Безнең Татарстанда хәзер илдәге иң заманча химия предприятиеләре тупланган. Безнең бу юнәлештә перспективаларыбыз бик өметле”,- дип мөрәҗәгать итте республика башлыгы.
Линар Якупов үзенең кереш сүзендә химия һәм нефтехимия Татарстан Республикасы сәнәгатенең нигез өлкәләре булып торуын билгеләде. Бу индустрия инновацияләр кертү, кече һәм урта эшмәкәрлек аутсорсингын үстерү өчен уңайлы шартлар тудыра.
ТР Президенты Указы нигезендә “ТР атказанган химигы” исеменә “Менделеевсказот” ҖЧҖ генераль директоры Фирдис Абдрахманов, “Кварт” ЯАҖ баш инженеры Алия Азизова һәм “ТАИФ-НК” ААҖ бензин производствосы башлыгы Хасыймҗан Зәйнәгетдинов лаек булды. ТР Президентының Рәхмәтенә “Газпром сжиженный газ” ҖЧҖ хезмәт ветераны Равил Мөслимов һәм “Балтаси Газ” идарәсе башлыгы Наил Хөснетдинов иреште.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте