Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов «Милли эшмәкәрлек инициативасы. Хөкүмәт өчен Бизнес-KPI» VIII Милли бизнес-форумда катнашты. Чара Россия Федерациясе хөкүмәте булышлыгында узды. Форумның оештыручысы – «Деловая Россия» Бөтенрәсәй иҗтимагый оешмасы һәм Яңа проектларны этәрү буенча Стратегик инициативалар агентлыгы (АСИ). Форумда Министрлар кабинеты, РФ Президенты администрациясе, Федерация Советы, РФ Дәүләт Думасы вәкилләре, Россия һәи чит ил ширкатьләре, бизнес-берләшмәләре һәм союзлары, кече һәм урта бизнес оешмалары җитәкчеләре, танылган политологлар һәм журналистлар катнашты.
Форум барышында Линар Якупов «Эшмәкәрлекне үстерүнең актив инструменты буларак җитештерү кластерларын формалаштыру» доклады белән чыгыш ясады. Инфраструктура белән тәэмин итү – Татарстан Республикасы эшмәкәрлегенең приоритетлы булган өлкәләре үсеше өчен бик мөһим.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгын булдыру эшмәкәрләр өчен бик зур әһәмияткә ия. Агентлык дәүләтнең бизнес белән хезмәттәшлек итүгә әзер булуын күрсәтә. Дәүләт банклар, шәхси инвесторлар белән бергәлектә финанслаштыру механизмнары ярдәмендә инвестицион чыганакларга юл ачты. Агентлык ААҖ «Татарстан Республикасының экспорт һәм инвестицияләрне этәрү корпорациясе»н, ААҖ «Татарстан Республикасының үсеш корпорациясе»н һәм Татарстан Республикасының Гарант фондын ачты.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте