26 – 27 майда Эшмәкәрләр көненә багышланган IV Веломарафон үтте. 30дан артык Казан шәһәре кече һәм урта эшмәкәрлек оешмаларының җитәкчеләре «Алексеевск - Базарлы Матак - Болгар» маршруты буенча үтү максаты белән бергә җыелды. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов чарада актив катнашты: Әлки районының Каргополь авылыннан Базарлы Матакка кадәр 14 км юл үтте. Марафон тәмамланганнан соң Линар Якупов оештыручыларга рәхмәтен белдерде һәм барлык эшмәкәрләрне профессиональ бәйрәмнәре белән котлады. “Эшмәкәрләр – безнең икътисадны үстерүче кешеләр,” – дип белгертте Агентлык җитәкчесе. Бу чараның тардицион формада үтеләчәгенә, һәм катнашучылар санының үсәчәгенә ышанычын белдерде.
Моннан тыш, Линар Якупов Әлки районының эшмәкәрләре белән очрашты, производстволарны карап чыкты, һәм Әлки районының кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше планнары белән танышты.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте