XI «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» халыкара икътисади саммиты 24-26 апрельдә узачак

2019 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе

10 ел дәвамында Казандагы мәйдан халыкара оешмалар, дәүләт закимият органнары, финанс институтлар, илчелекләр, парламентлар вәкилләрен, инвесторлар һәм бизнесменнар, Россия һәм чит ил компанияләрнең топ-менеджерларын җыя. Саммитта яңа контактлар төзелә, икътисади мөмкинлекләр һәм инвестицион потенциал күрсәтелә. Чара «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш группасы эшчәнлеге кысаларында үтә.

«Һәр ел саммит үсә: 2018 елда 53 илдән 3000 кеше катнашты. 2019 елда саммит «KazanExpo» халыкара күргәзмә үзәгендә үтәчәк», дип Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина әйтте.

Беренче тапкыр саммит кысаларында Россия-Индонезия бизнес форумы үтәчәк. Ике ил идарәләре җитәкчеләре бердәм проектлар, хезмәттәшлек векторы турында сөйләшәчәкләр. Мәйданда шулай ук Казан халыкара мөселман кино фестивале үтәчәк.

Саммит кысаларында хөрмәтле кунаклар катнашуы белән пленар утырыш була. Темалар – хәләл, ислам финанслары, стартаплаар, экспорт һәм башкалар. Сбербанк һәр елны бизнес иртәнге ашлар уздыра, Russia Halal Expo күргәзмәсе дә була. 2018 елда күргәзмә 72 экспонентны җыйды.

Элек саммитта күп хөрмәтле кунаклар катнашты. Мәсәләр, ИХО секретаре Юсеф бин Ахмад Аль-Осеймин,  Малайзия министры Дато Сери Мустафа Мохамед, Великобритания Лордлар палатасы әгъзасы Лорд Назир Ахмед, Дубайдан Шейх Ахмед бен Дальмук Джума Аль Мактум, Бахрейннан Аль Халифа Хамад бин Ибрахим, WAIPA җитәкчесе Бостьян Скалар, Ислам үсеш банкы Вице-президенты Замир Икбаль, Journal of Islamic Marketing Баш редакторы Джонатан Уилсон, «Внешэкономбанк» рәисе Сергей Горьков, дипломатик миссияләр илчеләре, федераль хакимият органнары җитәкчелеге, халыкара эшлекле һәм сәяси берләшмә вәкилләре.

Чарага регистрация www.kazansummit.ru сайтында.

«Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» саммитында күрешик!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International