«Безнең максат – эшмәкәрләргә конкурентлыкны формалаштыру, бизнес-планнарны гамәлгә ашыруда ярдәм итү», – дип Талия Миңнуллина билгеләде.
Чарада катнашкан инвесторлар уңыш тәҗрибәләре белән килгәннәр.
Питч-сессиядә блокчейн, event индустриясендә уңыш алган перспектив проектлар күрсәтелде. Шулай ук смарт-карталар һәм нейро челтәрләр өлкәсендә инновацион чишелешләр каралды.
Һәр проект буенча сораулар бирелде. Иң яхшы проектлар сайланылды, контактлар урнаштырылды.
«Мин инвесторларның кызыксынуларын күрдем. Партнерлар белән бизнесны киңәйтә алабыз», – дип Марат Гаралев билгеләде.
Инвесторлар һәм стартапларның очрашулары – безнең республикада эшмәкәрлекне үстерү дигән сүз.