Татарстан дөнья базарында үзенең позицияләрен ныгыта

2019 елның 17 феврале, якшәмбе

Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина эш визиты белән Дубайга килде. Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен бизнес-миссия оештырылган.

Дубай ислам икътисады үсеше үзәгендә БГЭ эшлекле даирәләре белән семинар-киңәшмә кысаларында Талия Миңнуллина һәм Татарстан эшмәкәрлеккә ярдәм итү фондының директоры Айрат Салихов Үзәкнең Генераль директорына Татарстан продукциясен тәкъдим иттеләр һәм аның БГЭ базарында гамәлгә ашыру перспективасы турында сөйләштеләр.

«Хәләл – ислам дөньясының нигезе. Ачык диалог ярдәмендә без үз позициябезне дөнья базарында ныгытабыз, конкурентлык өстенлекләрен үстерәбез, партнерлык мөнәсәбәтләрен урнаштырабыз, «Россия-Ислам дөньясы: KAZANSUNNIT» саммиты турында әйтәбез. Саммит Татарстан башкаласында 24-26 апрельдә узачак», – дип Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.

Дубайда РФ Генераль консулы белән очрашуда Талия Ильгизовна Татарстанның БГЭ белән алдагы хезмәттәшлек әм эшлекле мөнәсәбәтләрне ныгыту перспективалары турында сөйләште.

Эшлекле сәфәр кысаларында Татарстан делегациясе шулай ук Дубайда «Gulfood 2019» 24-нче Халыкара күргәзмәсендә катнашачак. Бу елда анда 5 көн эчендә 5000 артык экспонент булырга, 100 мең кеше катнашуы планлаштырыла. Gulfood халыкара сатып алучылар һәм җитештерүчеләрне берләштерә.

«Gulfood 2019» кысаларында Инновацион саммит та узачак. Кульминация рәвешендә Gulfood күргәзмәсенең инновацияләр өчен иң яхшы брендларны бүләкләү булачак.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International