Җәйдә Казаннан Төркиягә һәр көнне!

2019 елның 27 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгына «Тюрк Хава Йоллары» АҖ вәкилләре килде. Очрашуны Агентлык җитәкче Талия Миңнуллина уздырды.

«Тюрк Хава Йоллары» вәкиле Фырат Кириш әфәнде билгеләгәнчә, Татарстаннан авиакомпания пассажирлары саны үсә. Шуңа күрә компания үзенең хезмәтен яхшырырга омтыла.

- Без Казанга 13 ел буе очабыз. Ике рейстан башладык. Хәзер аларның саны – 5. Апрельдән 6га җитә, җәйдән һәр көнне булачак, – дип Кириш әфәнде әйтте.

- Казанда еш кына дөнья дәрәҗәдәге чаралар үтә. Бу елда монда WorldSkills чемпионаты узачак. Шуңа күрә Татарстан даими рәвештә үсә бара, – дип Талия Миңнуллина дәвам итә. – Төркия белән без күп юәнлешләр буенча бәйле – дин, мәдәниятләрнең охшашлыгы, тарихи вакыйгалар. Безгә яхшы партнерлык мөнәсәбәтләре бар.

Агентлык җитәкчесе билгеләгәнчә, Стамбул аэропорты туристлар арасында танылган.  

Талия Миңнуллина кунакларга 24-26 апрельдә үтәчәк «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» турында сөйләде. Азакта очрашуда катнашучылар үзара табышлы хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International