5 мартта Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы вәкилләре УКСИҮТ сораулары буенча III Бөтенроссия фәнни-практик конференциясендә катнаштылар.
УКСИҮТ территорияләре саны буенча Татарстан Россия регионнары арасында лидерлыкта. Казан инновацион университеты, Яр Чаллы Башкарма комитеты һәм ТР Машина төзелеше кластеры катнашуы белән оештырылган конференция күрсәткечләрне башкару процессында сорауларга җавапларны табу өчен мәйдан ролен уйный. УКСИҮТ республика резидентлары, оешмалар, фән белгечләре, муниципалитетлар вәкилләре, консалтинг компанияләре һ.б. УКСИҮТ үсеш проблемалары һәм перспективалары турында сөйләштеләр.
Яр Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Эльдар Тимергалиев эшчәнлек тәҗрибәсе белән уртаклашты. Профессор Ирина Антонова кеше капиталының роле турында доклад белән чыгыш ясады. Республика машкластеры рәисе Сергей Майоров регионның икътисади үсеш сорауларына кластерлы караш өстенлекләре турында сөйләде.
КИУ вәкиле Елена Буранова чыгышы буенча ике һәм күбрәк УКСИҮТ синергия эффектын һәм социаль-икътисади хәленең уңай динамикасын булдыра. Ә Татарстанда 5 УКСИҮТ урнашкан.
Конференциядә Түбән Кама, Чистай УКСИҮТ эшләре турында сөйләделәр. «Лин-коучинг» компаниясе операцион эффективлыкны арттыру буенча мастер-класс уздырды.
- УКСИҮТ үсеше – Агентлыкның приоритетлы бурычларның берсе, –Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина әйтә. – Хәзер без «ЭТО ТО, СЭР! » Халыкара инвестицион форумын әзерлибез, ул Түбән Камада 11-12 апрельдә үтәчәк. Без 700 артык катнашучыны көтәбез – эшмәкәрләр, зур оешмалар җитәкчеләре, КХР, Төркия һ.б. илләрдән кунаклар һәм 2, 4 млрд сумга 22 килешүне булдырырга планлаштырабыз.