Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Инсаф Галиев Татарстан делегациясе составында РФ субъектлары һәм Австриянең хезмәттәшлек буенча Эшлекле группасының дүртенче утырышында катнашты. Россиядән 14 субъект вәкиле булды.
Чараны Россия Икътисади үсеше министрлыгы һәм Австрия Икътисади Федераль палатасы оештырды. Россия делегациясен Россия Икътисади үсеше министрлыгының Тышкы икътисади эшчәнлекне регулярлаштыру һәм үсеш департаменты директоры Виталий Гудин, Австрия ягын Австрия Икътисади Федераль палатасының Көнчыгыш Европа һәм Үзәк Азия белән элемтәләр буенча региональ директор Михаэль Ангерер җитәкләделәр.
Утырышты Россия-Австрия хезмәттәшлегенең перспективалары һәм тенденцияләре каралды, алдагы бердәм эшчәнлек өчен планнар билгеләнде, нәтиҗәләре киләчәк утырышта ясалачак.
Австрия белән бөтен дәрәҗәләрдә эшне активлаштырырга, товар әйләнешен арттырырга карар ителде.2018 елда ул югары дәрәҗәгә – 5,6 млрд долларга җитте.
Шулай ук Россия-Австрия бизнес берләшмәсен арттырырга карар ителде, күргәзмә эшчәнлеген арттырырга әйтелде. Узган елда Австрия күргәзмәләрендә 23 Россия оешмасы булды.
Шулай ук бизнес-миссияләрне оештыру мөһимлеге билгеләнде. Соңгы ике елда 12 Россия регионында 1 млрд долларга проектлар башлап җибәрелде.
Россия һәм Австрия дәүләт хезмәткәрләре туризм, медицина, мәгариф, кинематография һәм башка өлкәләрдә хезмәт экспорты үсеше кирәклеген билгеләделәр.
Чарада катнашучылар башка илләрдә товарларны алга таба мавыктыру буенча эшне ныгытырга чакырдылар. Россия Австрия өчен БДБ һәм Урта Азия илләренә чыгу өчен тәрәзә, ә Австрия РОссия өчен Европа базарына чыгу тәрәзәсе булачак.
Утырыш азагында йомгаклау протоколына кул куелды, ул алдагы эшкә кулланма булачак.
«Татарстан Россия-Австрия мөнәсәбәтләрен формалашуга зур өлеш кертә. 10 ел дәвамында республика территориясендә Wienerberger кирпеч заводы, башка бердәм проектлар эшли: FACC AG, Aichelin һәм Palfinger компанияләре белән. Илләр һәи регионнар арасында хезмәттәшлекне арттыру потенциалы бик зур. Без Австрия белән эшлекле элемтәләрне үстерергә ниятләнәбез һәм Австрия инвесторларына бөтеньяклы ярдәм күрсәтергә әзер», – дип Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.