Копенгагенда «Татарстан – Дания» түгәрәк өстәле кысаларында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды

2019 елның 3 апреле, чәршәмбе

Нидерландалар Корольлеге белән аралашуны ныгытудан соң башка илләр белән хезмәттәшлек өлкәләрен киңәйтү өчен президент Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән Татарстан делегациясе Копенгагенга килде.

Дания сәнәгатьчеләре конфедерациясендә Дания авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек советы җитәкчелеге белән очрашу узды. Җәй белән Совет делегациясе Татарстанга җаваплы визит белән киләчәк.

Шулай ук тышкы сәүдә буенча Дания чит ил министрның урынбасары Сюзанна Хюлделунд белән очрашу һәм «Danfoss» компаниясенең президенты Ларс Твин белән сөйләшүләр узды.

Төп чара «Дания-Татарстан» түгәрәк өстәлен үткәрү булды.

“Визитны оештыру һәм элемтәләребезне киңәйтү өчен булган мөмкинлекләр турында белү өчен рәхмәт. Без Татарстанга Дания бизнесы һәм капиталын җәлеп итүдә кызыксынабыз, ярдәм итергә әзер. Очрашу барышында эшлекле даирәләр аралашу өчен яңа юнәлешләр ачачак һәм бердәм проектлар турында килешәчәк дип көтәбез», – дип Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләде.

Сәламләү сүзе белән Дания сәнәгатьчеләре конфедерациясе базарын үстерү буенча директор Йенс Нильсен,  Даниядәге Россия Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Владимир Барбин, тышкы сәүдә буенча Дания чит ил министрның урынбасары Сюзанна Хюлделунд чыгыш ясадылар.

Түгәрәк өстәлдә шулай ук «Хальдор Топсе» компаниясе директоры Бъерне Клаусен, «Rockwool» компаниясенең президенты Йенс Биргерссон һ.б. катнаштылар.

Чара алдынгы Дания компанияләре белән хезмәттәшлеген киңәйтүгә багышланган. «Хальдор Топсе» компаниясе химия һәм нефть, газ компанияләренә технологик процесслардан иң зур нәтиҗәлелек алырга мөмкинлек бирә.

Түгәрәк өстәл кысаларында Татарстан Хөкүмәте һәм «Хальдор Топсе» арасында хезмәттәшлек үсеше турында килешү, Казан милли тикшеренү технологик университеты һәм «Хальдор Топсе» арасында хезмәттәшлек турында килешү, шулай ук «Нижнекамскнефтехим» һәм «Хальдор Топсе» арасында ният турында меморандум булдырылды.

Хезмәттәшлек перспективалары санында Татарстанда тормышка ашырылучы яңа сәнәгый проектлар, бердәм фәнни-тикшеренү һәм мәгариф эшчәнлегенең үсеше, «Хальдор Топсе» компаниясе технологиясендә нигезләнгән установкаларны алдынгы оптимизация билгеләнде.

Моннан башка Казан дәүләт энергетик университетта «Danfoss» компетенцияләр үзәген булдыру турында ният булды.

«Danfoss» – җылылык автоматика, суыткыч техникасы, привод техникасы һәм сәнәгый автоматикасын җитештерү буенча халыкара концерн.

«Татарстан һәм Дания мөнәсәбәтләре уңышлы үсә. Илләр һәр регионнарның эффектив хезмәттәшлек мисалы безнең республикада җитештерүнең урнашуы булып тора. Мәсәлән, «Rockwool» компаниясе 2012 елда Татарстанда янмаган материалларны җитештерү буенча Европада иң зур заводларның берсен ачты. Предприятеләр һәм вузлар озак еллар «Хальдор Топсе» компаниясе белән хезмәттәшлек итә, бүген без аны яңа дәрәҗәгә чыгардык. Дниягә визит уңышлы булды. Татарстанның сәүдә-икътисади һәм инвестицион потенциалын күрсәтеп без яңа хезмәттәшлек өлкәләрен таптык, шулай Татарстан-Дания берлеген ныгыттык», – дип Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International