Татарстан Республикасы эшмәкәрләре белән очрашу

2012 елның 7 июле, шимбә

Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов республиканың эшмәкәрләре белән очрашты. Диалог барышында Агентлык җитәкчесе 2012 елда эшлиячәк кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү программалары турында сөйләп узды. Бу программалар турында мәгълүмат түбәндәге сайтларда урнаштырылган: tida.tatarstan.ru сайтының Эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү программалары 2012 бүлегендә, biz.tatarstan.ru сайтыныңПрограммы государственной поддержки предпринимательства” бүлегендә.

Операторларга - лизинг компанияләренә карата таләпләр либеральләштерелделәр. Бу елны лизинг компанияләр исемлеге тулыланачак – эшмәкәрләр төп таләпләргә җавап бирә торган теләсә кайсы лизинг компаниясен үзләре – мөстәкыйль рәвештә сайлап алачаклар.  Субсидия лиммитлары арттырылды.

Эшмәкәрләр һәм иҗтимагый берләшмәләр белдергән теләкләргә һәм тәкъдимнәргә нигезләнеп, документлар җыелмасы һәм бизнес-план формалары гадиләштерелде.

Карар кабул итү системасы модернизацияләнде: бизнес-проектларны комиссия алдында презентацияләү процессы урынына скорринг процедурасы кертелде. Яңа процедура эшмәкәрлек субъектларына дәүләт субсидияләрен бирү-бирмәү карарын айга 1 тапкыр кабул итү мөмкинлеген бирәчәк.  Гаризалар кабул ителү тәртибендә тикшереләчәк. Бу механизм (“Лизинг-грант”программасына гына түгел, барлык программаларга да кагыла) uslugi.tatar.ru – Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталында да эшлиячәк. Эшмәкәрләр гаризаларын электрон рәвештә җибәрә алачаклар. Онлайн формада гаризаларының “номерын” тикшерү мөмкинлеге каралган.

Линар Якупов Агентлык тарафыннан нигез салынган «Татарстан Республикасының Гарант фонды» турында да сөйләп узды. Төп максаты: кече һәм урта эшмәкәрләргә һәм эшмәкәрлеккә инфраструктур ярдәм күрсәтү оешмаларына кредит ресурсларына мөрәҗәгать итү мөмкинлеген тудыру.

Очрашу барышында эшмәкәрләр бизнес эшендә очраган проблемалары турында сөйләделәр. Агентлык җитәкчесе бу авырлыкларны бергәләшеп чишү кирәклегенә басым ясады, һәм шундый диалог формасындагы очрашуларның ай саен оештырылачагын белдерде.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International