Талия Миңнуллина «Stevie Awards 2018» дөнья премиясе кысаларында ел хатын-кызы исемен алды

2019 елның 19 апреле, җомга

Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина «Stevie Awards 2018» дөнья премиясе кысаларында «Бизнеста хатын-кыз» («Хөкүмәт/Коммерцияле булмаган оешма») бүләген алды. Россия өчен бу – беренче шундый бүләк.

«Шундый бүләкләр Россиядә хатын-кыз имиджын арттыра. Дөнья дәрәҗәдә танылу һәм минем Татарстан үсешенә өлеш кертүгә югары бәя бирү өчен рәхмәт. Акчаны җәлеп итү – җиңел эш түгел, аеручы шундый тышкы сәяси һәм икътисади хәлдә», дип Талия Миңнуллина уртаклашты.

Stevie – хатын-кыз эшмәкәрләре, җитәкчеләр, хезмәткәрләр өчен иң алдынгы премия. Зур казанышлар өчен алтын, көмеш һәм бронза медальләре бирелә.

Премия 2002 елда барлыкка килгән. Бәяләү критерияләре эшнең сыйфатын күрсәтә: яңалык, дөреслек, эффективлык, креативлык, үсеш һ.б. Судьялар арасында бөтен дөньядан алдынгы компанияләрнең топ-менеджерлары булып тора.

Тантаналы церемония 2008 елның ноябрендә  Нью-Йоркта узды, әмма Талия Миңнуллина анда бармады, бүләк почта аша килде.

2018 елда  Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгының төп казанышлары:

Күрсәткечләр

Агентлыкның бөтен күрсәткечләре башкарылган. Татарстанда 37,5%ка чит ил инвестицияләрнең үсеше билгеләнде. Халыкара эшмәкәрләр өчен яхшы бизнес-климат булдырылган: 2018 елда Татарстанда һәр өч көн чит ил капиталы катнашуы белән яңа компания барлыкка килде.

Инвесторларга ярдәм күрсәтү

Инвестицион үсеш агентлыгының проектларны экпертлау бүлеге финанс модельләрне корректлау буенча зур эшне үткәрде һәм инвесторлар өчен 57 бизнес-планны ясады.

Дәүләт-хосусый партнерлык үсешендә өлеш

Агентлык белгечләре федераль закон кысаларында Россиядә беренче спорт буенча проект башлап җибәрде. Проект махсус шартлары булган спорт-савыктыргыч комплексын төзүдә чагылдырыла. Элек Россиядә бу концессияләр буенча ясалды, хәзер аны федераль органнар нигез булып алды. Үзе Агентлык Россиянең спорт министрлыгының эшлекле группасына керде.

Яңа проектларны башлап җибәрү

Алар арасында: Ericsson һәм МТС бердәм фәнни-тикшеренү үзәге, Schneider Electric Инновацияләр үзәге, «Камасталь» заводы. Kazan Palace Hotel by Tasigo отеле «Шамовская больница» мәдәни мирасы объектын төзекләндерү проектына әйләнде. Инвестицияләрнең тулай күләме 3 млрд сум тәшкил итте. Castorama  гипермаркетын ачу өчен Агентлык өч ел буе эшләде. 2018 елда Казан үзәгендә җир асты паркинг төзеләчәк. Яр Чаллыда Haier заводы төзелә башлады. Инвестицияләр күләме – 1 млрд доллар. Яңа инвестор белән эш башланды.

Россия һәм дөнья берләшмәсенең үсеше өчен мөһим чараларны уздыру

2018 елда Татарстан территориясендә Агентлык 13 халыкара һәм Россия саммитын, форум һәм конференцияләрне оештырды. Барлык чараларда 80 илдән 12 меңнән артык кеше катнашты. Шундый эш яңа инвестицион проектларның барлыкка килүгә, Татарстан һәм Россия сөйкемлелеген арттыруга зур тәэсир итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International