Казан яңадан дөньякүләм авиаспорт үзәге булачак

2019 елның 14 июне, җомга

Россиянең спорт башкаласы дип аталган Казан Red Bull Air Race дөнья чемпионатын өченче тапкыр кабул итә. Шулай итеп, 15-16 июнь көннәрендә Татарстан башкаласы тагын дөньяның 100 меңнән артык кунакларын, танылган пилотларны, шулай ук VIP-персоналарны һәм массакүләм мәгълүмат чараларын үзенә җәлеп итү үзәге булачак.

Чемпионат авиаузышлар сериясеннән тора, халыкара авиация федерациясе эгидасы астында уза. Бу сезонның беренче ярышы февраль аенда Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә узды, Россия этабыннан соң Венгриядә дәвам итәчәк, ә Япониядә төгәлләнәчәк.

Гадәттәгечә, Red Bull Air Race – зур программа белән чын бәйрәм. Барыгызны да Татарстан, Казан атмосферасы белән танышырга һәм дөнья авиаспортына килергә чакырабыз.

«Татарстан – зур тәҗрибә булган, спорт инфраструктурасы үсеш алган һәм кызыклы инвестицион мохит булган төбәк. Болар барысы да безгә 2013 елгы Бөтендөнья Универсиадасы, 2014 елгы Фехтование буенча дөнья чемпионаты, 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты, 2017 елгы Конфедерацияләр Кубогы, 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионаты кебек дөньякүләм масштабтагы чараларны үткәрергә мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта спорт белән бизнес арасында элемтә бик көчле. Футбол буенча дөнья чемпионатыннан алынган икътисади нәтиҗә 11 млрд. сум тәшкил итте. Спорт туризм һәм инфраструктура төзелеше өлкәсенә ярдәм итү өчен механизмнар булдыра. Моннан тыш, Татарстан инвестицион проектларны гамәлгә ашыру өчен дәүләт-хосусый партнерлык механизмын актив куллана. Күчемсез милек объектлары һәм җир кишәрлекләре Татарстанның инвестицион порталында тәкъдим ителгән», – дип билгеләде республиканың инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

2018 елда Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Россия спорт министрлыгы физик культура һәм спортны үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек турында Килешүгә кул куйдылар.

«Планнар зур, чөнки Татарстан безнең өчен мөһим партнер, ул – спортка мөнәсәбәт һәм спорт принципларын алга этәрү үрнәге», – дип «Спорт индустриясенә инвестицияләр» дәүләт-хосусый партнерлык буенча II тармак форумында ассызыклады Россия спорт министры Павел Колобков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International