Талия Миңнуллина: «Сәүдә мөнәсәбәтләреннән инвестицион мөнәсәбәтләр башлана»

2019 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Казан ипподромы территориясендә Татарстан Республикасында Кытай Халык Республикасының Синьцзян товарлары күргәзмәсе ачылды. Анда ике якның да дәүләт эшлеклеләре һәм эшлекле даирәләре вәкилләре катнашты.

Тантана башланыр алдыннан КХР Синьцзян-Уйгур автономияле районының Халык хөкүмәте генераль секретаре урынбасары Ван Пинсэн әфәнде күргәзмә экспозицияләре белән танышты һәм Кытай товарларын бәяләде.

Түгәрәк өстәл артында әлеге чараны үткәрүнең әһәмияте турында беренче сүзләрне Ван Пинсэн һәм Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина белдерделәр. Хезмәттәшлекне ныгыту буенча сөйләшүләр Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы У Инцинь әфәнде һәм «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге рәисенең беренче урынбасары Артур Николаев катнашында узды.

Регионнар мөнәсәбәтләре 2014 елда актив үсә башлады, ул вакытта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе визиты кысаларында Сәүдә-сәнәгать палаталары арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

«Татарстан белән партнерлык мөнәсәбәтләре төзелгән провинцияләр булуына без бик шат. Тулаем алганда, без Кытай белән бик дус, нәтиҗәле эшлибез һәм берничә сәбәп бар: беренчедән, тулы сәяси идиллия, икенчедән, 2018-2019 еллар регионара хезмәттәшлек еллары дип игълан ителде, бу юл белән Татарстан актив рәвештә бара. Шунысы игътибарга лаек, бездә шундый ярминкә ачыла, бу товар әйләнешен арттыру өчен эшләячәк. Сәүдә мөнәсәбәтләреннән инвестицион мөнәсәбәтләр башлана. Базар кагыйдәләр куя, шуңа күрә башта ихтыяҗны анализларга, аннары Татарстан территориясендә производстволарны локальләштерү мөмкинлеген карарга кирәк», – дип Талия Миңнуллина ассызыклады.

Күргәзмә 28 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Кытай ягыннан медицина фәнни-техник компаниясе, авыл хуҗалыгы техникасы, пластмасса, сеткалар җиһазлары җитештерү буенча, тышкы сәүдәгә хезмәт күрсәтү, текстиль һәм азык-төлек җитештерүгә, шулай ук халыкара күргәзмәләрдә махсуслашкан компанияләр тәкъдим ителгән.

«Ханымнар һәм әфәнделәр, бүген без әлеге күргәзмәне бергәләп ачу өчен тарих һәм мәдәнияткә бай булган Казанның матур шәһәренә җыелдык. КХР Рәисе Си Цзиньпин билгеләп үткәнчә, регионнар – безнең илләр арасында үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерүдә җитди көч. Кытай белән Россиянең регионара хезмәттәшлек елын үткәрү турындагы карарны ике ил лидерлары кабул итте, бу мөһим чара ике як өчен дә энтузиазм уятырга ярдәм итәчәк, эшкуарларны һәм кешеләрне тагын да күбрәк хезмәттәшлеккә һәм Кытай белән Россиянең уртак үсешенә этәрәчәк», – дип билгеләп үтте Ван Пинсэн әфәнде.

Инцин әфәнде шулай ук Россия һәм Кытайның сәяси һәм, шуңа бәйле рәвештә, стратегик аңлау дәрәҗәсе моңарчы күрелмәгән югары булуын ассызыклады. Бүгенге көндә Татарстан Республикасының гына да регион һәм Кытай провинцияләре арасында 7 килешү һәм муниципаль берәмлекләр арасында 14 килешү бар.

«Татарстан белән Кытай арасындагы мөнәсәбәтләр тарихы – ул барлык өлкәләрдә дә күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек. Барлык катнашучыларга һәм кунакларга күргәзмәдә мөмкин кадәр нәтиҗәле эшләүләрен, яңа элемтәләр һәм потенциаль партнерлар булдыруларын телим!» – дип нәтиҗә ясады Талия Миңнуллина, шуннан соң мөхтәрәм кунаклар, күргәзмәнең рәсми ачылышын символлаштырып, кызыл тасманы кистеләр.

Күргәзмәдә Кытай товарларыннан һәм хезмәт күрсәтүләрдән тыш, Россия компанияләре һәм предприятиеләре, шулай ук Кытай белән уңышлы хезмәттәшлек итүче предприятиеләр, мәсәлән, Кукмара металл савыт-сабалар заводы тәкъдим ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International