Казанда беренче тапкыр SKAZ.KA милли мультимәдәни фестивале узачак

2019 елның 2 августы, җомга

21 сентябрьдә «Татнефть Арена» боз сараенда беренче тапкыр SKAZ.KA милли мультимәдәни фестивале узачак.

SKAZ.KA фестиваль узачак шәһәрнең исемен чагылдыра һәм «Казан турында әкият» – республиканың этник үзенчәлеген ассызыклап тора. Фестиваль аша регионның бай тарихы сөйләнәчәк, аның мәдәнияте һәм традицияләре күрсәтеләчәк. Фестиваль киң аудиториягә исәпләнгән, бу шулай ук исемендә дә чагылыш тапкан – SKAZ.KA балалар өчен, SKAZ.KA өлкәннәр өчен, SKAZ.KA барлык өчен.

Хәзерге заманның төп трендларын һәм тәҗрибәсен берләштереп, фестиваль мәйданчыгында музыка, спорт һәм мәдәният очрашачак. Кунакларны төрле пландагы программа һәм танылган Көнбатыш һәм Россия башкаручыларыннан бик күп музыка көтә.

Фестиваль төрле яшьтәге һәм социаль статустагы 50 меңнән артык кешене берләштерер, аларга яңа дөнья ачар һәм чын әкият бүләк итәр дип көтелә. Татарстан, күпмилләтле һәм мультимәдәни республика буларак, иҗатның төрле төрләрен берләштерү мәйданчыгы булачак.

Тамашачыларны бик күп сюрпризлар һәм күңелле ачышлар көтә. Шулай итеп, фестиваль кысаларында «Йоклаучы чибәркәй төшләре» иммерсив тамашасы – заманча балет һәм сәхнәдә реаль вакыт режимында өч үлчәмле проекцияләр комбинациясе оештырылачак. EDM (Electronic Dance Music) музыкаль юнәлешенең көчле йогынтысы белән яңа куелыш П.И. Чайковский балетына мөрәҗәгать итә. Төп рольләрне дөнья балеты йолдызлары Диана Вишнева һәм Марсель Гомес башкарачак. Шоуның премьерасы 2018 елның декабрендә The Adrienne Arsht Center сәхнәсендә Майами шәһәрендә узды.

Һәр әкиятнең үз тылсымлы герое булырга тиеш. Шүрәле урманының рухы татар мифологиясеннән, фестивальне әкият рухына күмеп, республиканың яңа барлыкка килгән музыкаль тарихының шаһиты булу өчен килгән мифик җанга әверелде.

«Фестиваль эшчәнлеген үстерү – дәүләт мәдәни сәясәтенең төп бурычларының берсе. «Татарстан 2030» үсеш стратегиясенең дәвамы буларак, 5 елда SKAZ.KA Россиянең иң зур музыкаль фестивале булырга һәм Европаның төп музыка фестивальләре исемлегендә әйдәп баручы урынны алырга вәгъдә итә. Фестиваль республика мәдәниятен популярлаштыру һәм чит ил инвестицияләрен җәлеп итү өчен яңа мөмкинлекләр ачып, регионның эшчәнлек өлкәсен киңәйтүгә этәргеч бирәчәк.

Башта фестивальне «Казан Экспо» күргәзмә үзәге мәйданында үткәрү планлаштырылган иде, ләкин тамашачыларга уңайлы булсын өчен, фестивальне «Татнефть Арена» мәйданчыгына күчерү турында карар кабул ителде», – дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International