Россия-Австрия эшлекле хезмәттәшлеген яхшыртуга үз өлешен керт

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

2019 елның 14 октябрендә Мәскәүдә Россия Сәүдә-сәнәгать палатасының конференц-залында Россия-Австрия эшлекле советының 12 нче утырышы узачак.

Утырышта инфраструктура, транспорт, коммуналь хуҗалык, машина төзелеше, станоклар төзелеше, автомобиль сәнәгате, әйләнә-тирә мохитне саклау технологияләре, энергетика, сәнәгатьне, предприятиеләрне һәм оешмаларны цифрлаштыру кебек темалар буенча фикер алышу планлаштырыла.

Австрия делегациясе составына тиешле тармакларны тәкъдим итүче һәм Россия партнерлары белән эшлекле хезмәттәшлекне җайга салу белән кызыксынучы предприятиеләр керәчәк.

Катнашу өчен гаризалар 20 августка кадәр кабул ителә. Моның өчен анкета тутырырга һәм аны Golovatiy.A@gmail.com электрон почтасына җибәрергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International