Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка “Смарт Сити Казан” шәһәр-иярчен төзү проектының эшләнеп беткән концепциясен тәкъдир иттеләр. Презентация Татарстан делегациясенең VII Россия-Сингапур бизнес-форумында эшләү кысаларында St.Regis Singapore (Сингапур) кунакханәсендә үтте.
Проект ТР Инвестицион үсеш агентлыгы һәм Малазия консорциумы - AMANAH CapitalGroup, Straits Consulting Engineers, AJM Planing and Urban Design Group компанияләре белән бергә эшләнгән.
Проект ТР Президенты җитәкчелегендә тормышка ашырыла, күзәтүче орган – ТР Инвестицион үсеш агентлыгы, проект операторы – махсус ясалган “ТР үсеш корпорациясе” ААҖ.
“Смарт Сити Казан” генераль планы концепциясе белән AJM Planing and Urban Design Group идарә итүче директоры Норлиза Хашим чыгыш ясады. Ул проектның яхшы урынга ия булуын билгеләде. Проектны эшләүчеләр “Смарт Сити Казан” халыкара классының заманча инфраструктурасы халыкара, Россия һәм Татарстанның эре компанияләрен җәлеп итәр, дип ышаналар. “Смарт Сити Казан” проекты яңа бизнес-мәйданчык, шулай ук халыкара эре күргәзмәләр һәм конференцияләр үзәге булачак.
Рөстәм Миңнеханов башкарылган эшне югары бәяләде һәм: “Смарт Сити” – ул, тулаем алганда, Россия өчен уникаль проект, һәм Татарстан өчен приоритетлы булырга тиеш, "Смарт Сити Казан”ны төзү эшендә дөнья практикасының иң яхшы казанышлары файдаланылырга тиеш”, - дип ассызыклады.
Проектны тәкъдир итү кысаларында Рөстәм Миңнеханов “Смарт Сити Казан”ның потенциаль инвесторы – PHCapital компаниясе белән эшлекле очрашу уздырды. Проектны тормышка ашыруга бәйле алдагы уртак мәсьәләләр турында сөйләшенде.
Очрашу соңында ТР Президенты булганда проектның генераль планын эшләү буенча проект эшләрен башкаруга “ТР үсеш корпорациясе” ААҖ һәм Малазия консорциумы арасында контрактка кул куелды.