2012 елның 28 сентябрендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы Минзәлә районында “Инвестицион потенциал һәм Татарстан Республикасында җиһаз җитештерү өлкәсен үстерү” темасына багышланган киңәшмә уздырачак.
Регистрация сәгать 8.30дан алып 9.30га кадәр Минзәлә шәһәре, Бурмистров урамы, 3 йорт, «Яшьлек» («Юность») район мәдәният йорты бинасында узачак.
Өстәмә мәгълүмат алу өчен Агентлыкның Финанс-хокукый консультацияләр бүлегенең башлыгы Гергерт Альбина Владимир кызына мөрәҗәгатъ итә аласыз. Тел: 8(843)570-40-03.
ТР инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте