Юбилей машина төзелеше кластер форумы: конкурентлылык сәләтен арттыру факторы буларак җитештерү процессларын цифрлы трансформацияләү

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

Дөньяның 14 иленнән, Россиянең 44 төбәгеннән 1000 белгеч Иннополиста V машина төзелеше кластер форумы мәйданчыгында производстволарны трансформацияләүгә килде.

Юбилей форумының темасы – Индустрия 4.0 – матрицалы җитештерү, персоналны кыскартмыйча җитештерүчәнлекне арттыру».

Чара, гадәттәгечә, сәнәгатьне цифрлаштыру буенча иң яхшы дөнья һәм Россия тәҗрибәсен тапшыру, машина төзелеше тармагы, чиктәш тармаклар үсеше макрорегиональ стратегиясен формалаштыру һәм Россия территориясендә Кооперация инвестицион проектларын гамәлгә ашыру максаты белән Татарстанның машина төзелеше кластеры тарафыннан Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы белән бергә үткәрелә.

«Машфорум һәм аның нәтиҗәсе – бирегә килгән компанияләр консорциумы, чөнки бергә без – көч һәм бары тик бергә генә яңа карарлар булдырырга мөмкин», – дип ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина саный.

Быел форумның генераль партнеры-KUKA (Германия) компаниясе. Чараның партнерлары шулай ук «Промсвязьбанк» ГАҖ, Иннополис Университеты, «ВР-мастер» һәм «Эдельже» сәнәгать роботларының компания-интеграторы.

Форум эшендә «Росатом», «Ростех», «Роскосмос», «Газпром» ҖАҖ, «Газпром нефть» ГАҖ, «Татнефть» ГАҖ, «Швабе» корпорациясе, «Россия тимер юллары» ААҖ, «Урал тау-металлургия компаниясе» ААҖ, «Интер РАО» ГАҖ, «Берләшкән двигательләр төзү корпорациясе» АҖ, «Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе» ҖАҖ, «Ак Барс» судно төзү корпорациясе» АҖ, «КАМАЗ» ҖАҖ, «Аксон Холдинг» ЯАҖ, «ТехноДинамка» ЯАҖ, «СЭР «Хаухинко РУС» ҖЧҖ һәм башкалар кебек корпорацияләр топ-менеджерлары катнашты.

Пленар утырышның модераторы – «Россия 24» каналы алып баручысы Станислав Натанзон һәм аның беренче ачышы: «Татарстан – беренче караштан ук мәхәббәт! «Икътисади чынбарлыкка әйләнеп кайтканда, кунак билгеләп үткәнчә, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру – Россия Президенты Владимир Путинның май Указының өстенлекләреннән берсе. Моны тормышка ашыру өчен технологияләр, роботлаштыру һәм процессларны автоматлаштыру мөһим. Тулаем эчке продукт үсешенең 10 проценты өчен нәкъ менә шушы факторлар җавап бирә. Моңа, беренче чиратта, көчебезне куярга кирәк, – дип җавап бирде машина төзелеше кластерының Күзәтчелек советы рәистәше Талия Миңнуллина.

«Безнең ил цифрлаштыру аренасында беренче дип әйтә алмыйм, әмма мин моны эшләргә теләр идем. Татарстан – сәнәгать регионы, шуңа күрә безгә сәнәгатьнең, чыннан да, алдынгы булуы бик мөһим. Безнең Россиядә иң яхшы инвестицион инфраструктура: 100гә якын сәнәгать паркы, социаль-икътисади үсештән алда баручы 5 территория, 2 махсус икътисади зона.

Эшмәкәрләрнең проблемалары – безнең проблемалар. Производствода чыгымнарны киметергә кирәк. Цифрлаштыру предприятиенең «игезәге» буларак кына түгел, ә барлык процессларны цифрлаштыру, кайда, нинди этапта без акчаны янга калдыра алабыз икәнлеген ачыклау өчен күз алдында тотыла. Һәм, әлбәттә, бу – процессларның үтә күренмәлелеге. Россия һәм Татарстан предприятиеләре производствода цифрлаштыру кертү буенча дәүләт ярдәме чараларын активрак кулланырга тиеш», – дип билгеләде пленар утырышта Талия Илгиз кызы.

Дискуссиядә шулай ук KUKA RUSSIA генераль директоры Дмитрий Капишников, ABAGY Robotic Systems директоры Антонина Бондарева, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директорының персонал белән идарә итү һәм оештыру үсеше буенча урынбасары Александр Ушенин, «ВР-Мастер» коммерция директоры Булат Шәмсетдинов катнашты.

Машфорум, Технологик үсеш агентлыгы генераль директоры Сергей Зинченко сүзләренә караганда, бу – хөкүмәт агентлыклары, оешмалар арасында диалог, гомуми нәтиҗәлелеккә ирешү өчен көчләрне берләштерү мәйданы.

Чара дәвамында кадрларга аерым игътибар бирелде. МашSKILLS конкурсына йомгак ясалды. «Инженерлык дизайны» компетенциясендә җиңүче дип «КОРИБ» авторемонт заводының инженер-технологы Ринат Әхәтов, йөк техникасына хезмәт күрсәтүдә – «КОРИБ» заводының 1 категорияле электр-газ белән эретеп ябыштыручы Евгений Кукин танылды, ә эретеп ябыштыру технологияләре буенча иң яхшысы дип РИАТ компаниясенең агрегат ремонты слесаре Марат Равзетдинов танылды.

Машина төзелеше кластеры әгъзалары, беренче чиратта, кеше капиталы хисабына башкарыла торган һәр илкүләм проектны гамәлгә ашыруга җәлеп ителәләр.

 

«Илкүләм проектлар – нинди дә булса нәтиҗәле әйберләр, саннар, программалар түгел. Бу – без сезнең белән. Безнең һәрберебез алар эшли алсын өчен эшли ала. Без үзебез нинди илдә яшәвебез өчен җаваплы. Әгәр һәркем үзе урнашкан эш урынында цифрлаштыру булсын өчен күп көч куя икән, бөтен ил икътисадый алга китеш ясаячак», – дип Талия Миңнуллина ассызыклады.

Форумның ике көнлек программасы кысаларында Кооперация перспективаларын өйрәнү өчен берничә тематик чара һәм түгәрәк өстәл үткәрелде. Катнашучылар шулай ук «Химград» Технополисында, «Иннополис» МИЗда, «Энергопрогресс» инженер үзәгендә, «Зарница» компаниясендә, «Неон-Арт-М», «СервисМонтажИнтеграция», «Данафлекс», «Нәфис», «Татспиртпром» компаниясендә булдылар.

«Хезмәттәшләр, җиңнәрне сызып, без сезнең белән бергә уртак максатка барырга тиеш, безнең продуктлар Россиядә генә түгел, ә аннан читтә дә конкурентлыкка сәләтле булсын өчен. Бары тик алга!» – Машина төзелеше кластеры идарәсе рәисе Сергей Майоров чакырды.

Форумның мөһим нәтиҗәсе булып яңа партнерлык мөнәсәбәтләре барлыкка килү булды. Татарстан Республикасының машина төзелеше кластеры белән хезмәттәшлек турында берничә килешү имзаланды: KUKA RUSSIA компаниясе, «Тольятти шәһәренең Сәүдә-сәнәгать палатасы» Берлеге, Иркутск өлкәсендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү үзәге, шулай ук бетон һәм тимер-бетон җитештерүчеләрнең Идел-Кама төбәк ассоциациясе белән.

Форум инвестицияләр җәлеп итү өчен этәргеч булды. Талия Миңнуллина анда катнашучылар белән Татарстан территориясендә уртак проектларны тормышка ашыру буенча сөйләшүләр үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International