22-23 ноябрьдә Беренче халыкара Казан яшьләр эшлекле форумы оргкомитетының координацион киңәшмәсе кысаларында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы Җитакчесе Линар Якупов Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшь эшмәкәрләр челтәре (ICYEN) һәм “Диалог һәм хезмәттәшлек өчен” Ислам конференциясе Яшьләр форумы (ICYF-DC) вәкилләре белән очрашты. Киңәшмәдә РМОО “Студентлар Лигасы” Президенты Тимур Сөләйманов, ICYF-DC секретариаты директоры Эльмаддин Мехдиев, ICYENның Башкарма директоры Эргин Беджерен, ICYENның Татарстан бизнес-партнерлары өчен Координацион группа җитәкчесе Фахратдин Алиев һәм башкалар катнашты.
Очрашу барышында, Беренче халыкара Казан яшьләр эшлекле форумын оештыру белән бәйле рәвештә туган организацион сораулар күтәрелде. Аерым алганда, форумнын үткәрелү вакыты, тематикасы, форумда катнашучылар профиле һәм башка сораулар каралды.
Киңәшмәдә, әлеге форумны 15-17 майда V Россия һәм ОИС илләренең икътисади хезмәттәшлеге халыкара саммиты – KAZANSUMMIT 2013 кысаларында үткәрү хакында карар кабул ителде. KAZANSUMMIT Россия Федерациясе Федераль Собраниясенең Федерация Советы ярдәме белән үтә, организаторлары - Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы һәм Коммерцияле булмаган фонд (IBFD Foundation), Татарстан Республикасы Президенты патронажлыгы астында оештырыла.
ТР инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте